Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сөенечләре зур

Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары, укытучылары, ата-аналар яңа уку елын аеруча көтеп алды, чөнки мәктәп аларны танымаслык булып үзгәргән рәвештә каршылады.

Зур Подберезье мәктәбендәге капиталь ремонтны Апас районының Ринат Миначев җитәкчелегендәге "Алтаир-1" төзелеш фирмасы, Манон Абдулсаломов житәкләгән "Шериф" җаваплылыгы чыкле җәмгыяте алып барган.

Мәктәп директоры Фәнзилә Биктимерова әйтүенчә, быел мәктәптә 156 бала белем алачак. Аларга 20 укытучы белем бирәчәк. Чыгарылыш классында 16 укучы укый, беренче класска 10 бала килгән. Укучыларны, укытучылар коллективын Белем көне белән котларга муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин, "Ак Барс" банкының идарә рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, Зур Подберезье авыл җирлеге башлыгы Станислав Кириллов, "Чекмарев" крестьян-фермерлык хуҗалыгы, "Гөбенә", "Алтын кырлар" җәмгыятьләре, "Подберезье" агрофирмасы вәкилләре килгән иде. Алар укучыларга, укытучыларга иң изге теләкләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев