Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Сертификатка лаек булдылар

Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга шәһәрендәге филиалы ел саен 6-9 класс укучылары арасында технология буенча бәйге уздыра. Быел ул 29-30 октябрь көннәрендә үтте.

"Мәктәп укучыларының иҗади хезмәте"дигән lll төбәкара бәйгенең максаты - укучыларда технология фәненә кызыксыну уяту,укытудагы проблемаларны ачыклауда укытучыларга ярдәм күрсәтү, технологик белемне популярлаштыру. Әлеге бәйгедә быел Татарстанның төрле төбәкләреннән барлыгы 128 укучы катнашкан, шуларның унбере безнең районнан. Анда Хуҗа Хәсән, Мөрәле, Федоровское, Олы Кайбыч мәктәпләренең технология укытучылары Светлана Бартязова, Рушания Мозаффарова, Татьяна Тутаева, Миләүшә Баһавиева җитәкчелегендә барган укучылар, биремнәрне чагыштырмача яхшы үтәп, барысы да сертификатларга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәктәп