Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучылар иҗаты куркынычсызлык өчен

Янгын куркынычсызлыгы темасына балалар һәм яшүсмерләр иҗаты бөтенроссия конкурсының республика этабының район бәйгесенә күптән түгел «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә нәтиҗә ясадылар.

Муниципаль тур кысаларында район мәктәпләреннән 30 кул эше һәм рәсем­нәр кабул ителгән. Аларда укучыларның янгында үз-үзен тоту кагыйдәләре һәм гадәттән тыш хәлне булдырмау өчен профилактик чаралар буенча белемнәре чагылыш тапкан. Жюри составында Дәүләт янгын күзәтчелеге идарә­сенең Апас районындагы дәүләт янгын күзәтчелеге бүлекчәсе начальнигы Илдар Вәлиев та бар иде. Рәсем сәнгате номинациясендә 6-10 яшьтәге укучылар арасында беренче урынны Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Екатерина Полякова (8 яшь, "Изостудия" түгәрәге), икенче урынны Кече Мәме мәктәбе укучысы Ангелина Бикчәнтәева (9 яшь, "Тылсымлы пумала" тү­гәрәге), өченче урынны Борындык балалар бакчасына йөрүче 6 яшьлек Нияз Җәләлиев алды. 11-14 яшьтәгеләр арасында беренче урынга шулай ук Федоровское мәктәбенең Ольга Сахарнова җитәкләгән "Изостудия" түгәрәгендә шөгыльләнүче Сергей Волковның рәсеме лаек дип табылды. Кул эшләре номинациясендә урыннар болай билгеләнде: иң кечкенәләр арасында беренче урында Иске Тәрбит мәктәбе укучысы Диана Симушкина (8 яшь), икенче урында - Борындык төп мәктәбеннән Фирүзә Хуҗина (10 яшь). 10-14 яшьтәгеләр арасында җиңүче дип Хуҗа Хәсән мәктәбе укучыларының коллектив кул эше сайланды, икенче урынга Борындык мәк­тәбе укучысы Булат Хуҗинның эше чыкты. Өлкәннәр төркемендә Федоровское мәктәбе укучысы Айсылу Әхмәтшинага икенче урын бирелде.

Оештыру комитеты карары буенча җи­ңү­челәргә Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Республика этабына беренче урынга лаек булган укучыларның эшләре җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге