Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укытучыларның гамәви укулары узды

"Мәгариф" өстенлекле илкүләм проекты кысаларында 2012 елда иң яхшы укытучыларны хөрмәтләү дәвам итә.

Агымдагы елның 23 мартында мәгариф бүлегендә укытучыларның гамәви укулары оештырылды. Әлеге чарага башлангыч, төп һәм урта (тулы) гомумбелем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф учреждениеләренең 2012 елда акчалата бүләкләүгә дәгъва кылучы мөгаллимнәре чакырулы иде.

Җәмәгать укулары оештыруның максаты - педагогик җәмәгатьчелекне бүләк алуга кандидатлар белән якыннанрак таныштыру һәм аларның һөнә­ри уңышлары турында мәгълүмат җиткерү. Быел татар теле һәм әдәбияты укытучылары җитез булып чыкты: Бәрлебашы төп гомумбелем бирү мәк­тәбе укытучылары Исламия Мусина белән Фәридә Миңнуллина, М.К.Кузьмин исемендәге Зур Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбеннән Римма Васильева, Чәчкаб төп мәктәбеннән Илһам Хәйруллин һәм Олы Кайбыч урта гомумбелем би­рү мәктәбенең туган тел укытучысы Лютсия Сөнгатуллина.

Җәмәгать укуларында катнашкан һәр мөгаллим - бай иҗади һәм һөнәри мөмкинлекләргә ия педагог. Эшчәнлекләренең нә­тиҗәләре күрсәтелгән презентацияләр дә шу­ның дәлиле булып торды. Соңгы өч елда ирешкән уңышларын сурәтләгән презентация чыгышлары берничә критерий буенча бәяләнде:

- укучыларның соңгы өч елда уку нәтиҗәләрендә уңай динамика;

- фән буенча укучыларның дәрестән тыш эшчәнлегендә югары нәтиҗәләр;

- уңай социаль тәҗрибә алу өчен укытучының укучыларга шартлар тудыруы;

- заманча гомумбелем бирү һәм мәгълүмати технологияләрне нәтиҗәле куллану нигезендә уку-укыту процессын оештыруның югары сыйфатлылыгын тәэмин итү;

- укытучының һөнәри ти­рә­лектә сыналган махсус методик системасы;

- укытучының өзлексез һөнәри үсештә булуы.

Әлбәттә, һәр укытучының эшчәнлеге мактауга һәм бүләкләүгә лаек. Барлык кандидатлар район, республикакүләм, шулай ук федераль дәрәҗәдәге конкурс­ларда катнашкан, грант, мактаулы исем ияләре.

Җиңүчеләрнең исемен ачыклау өчен аларның эшләре Казан шәһәренә юлланды. Бүләк алучылар яңа уку елының беренче көннәрендә билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты Укытучыларның гамәви укулары