Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңа уку елын – яңартылган мәктәптә

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә реконструкция эшләренә узган елның август аенда керешкәннәр иде. Бер елдан артык вакыт эчендә мәктәп танымаслык булып үзгәрде.

Мәктәптә балаларның уку процессында кыенлыклар булса да, ул программа нигезендә тоткарлыксыз барды. Дөрес, укуны ике сменада оештырырга туры килде.

Хәзер мәктәптә ремонт эшләре югары темпларда бара. Реконструкция эш­лә­рен башкаручы Казан шәһәренең "Солтан" җәм­гыяте төзелеш ширкәте бер үк вакытта мәктәп янында стадион төзелешен дә алып бара. Биредә 90х60 метр зурлыкта футбол кыры, аның тирәсендә йөгерү сукмагы, йөз метрга йөгерү сукмагы, озынлыкка сикерү урыны, ядрә ыргыту мәйданы булачак.

- Генераль план буенча стадион зуррак булырга тиеш иде, ләкин урын җитмәү сәбәпле, безгә аны бераз кечерәйтергә туры килде. Төзүчеләр булачак стадион өчен мәйдан әзерләп куйды, хәзер анда ком, вак таш, кара туфрак катламнарын түшисе, газон үләне чәчәсе була. Стадион төзелеше өчен 3 миллион 800 мең сум күлә­мендә акча бүлеп бирелгән, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов.

Яңа уку елына Олы Кайбыч мәктәбендә ремонт төгәлләнергә ти­еш, ә стадионны сентябрь урталарында файдалануга тапшырырга уйлыйлар. Димәк, биредә укучыларга спорт белән шө­гыльләнү, сәламәтлекләрен ныгыту өчен яңа мөм­­кинлекләр ачыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе