Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Зур педсовет: нәтиҗәләр һәм бурычлар

Район мәдәният йортында муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин катнашында узган мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә гомумбелем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм укытучылар хәзерге вакытта мәгариф системасы үсешендә актуаль булган темаларга - конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү, Бөтенроссия фән олимпиадаларында, конкурсларда катнашу өчен БДИ һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе күрсәткечләре буенча рейтингны арттыру һәм белем...

"Муниципаль мәгариф системасын модернизация­ләү шартларында шәхесне формалаштыру" темасына үткәрелгән конференция район педсоветының төп бурычларын бил­геләде. Аңа кадәр муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин "Дә­ресләрдән соң мәктәп" күргәзмәсе белән танышты. Анда педагогик коллективлар мәктәптән тыш һәм дәрестән тыш эшчәнлекнең барлык юнә­леш­лә­рен яктырткан иде. Күр­гәзмәне оештыруга һәр мәктәп иҗади якын килгән, укучыларның шәх­­си иҗади осталыкларын үстерүдә дәрес­тән тыш эшчәнлекнең ролен күрсәтергә тырышкан.

"Муниципаль мәгариф системасының эшчәнлек нәтиҗәләре һәм үсеш перспективалары" дигән чыгышында мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров республика һәм район максатчан программаларын, "Мәгариф" проектын, Татарстан Республикасында "Киләчәк"-"Будущее" мәгарифне үстерү стратегиясен тормышка ашыру барышын анализлады. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Дәүләт программаларын тормышка ашыру бүлеге начальнигы Татьяна Алексеева киңәшмәнең пленар утырышында әйтеп узганча, зур чыгымнар үзен акларга тиеш. Укытучы һәрьяклап белемле булырга, шул белемне укучыларга да җиткерә белергә бурычлы. Менә шул вакытта укучылар алган белемнең сыйфаты югары булачак. Район башлыгы мәктәптән тыш эшчәнлекне камилләштерү буенча комплекслы чаралар үткәрү тәкъдимен кертте. Мәктәп тормышта кирәкле күнекмәләрне бул­дыру максатына йөз тотарга, ә урта мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучысы киләчәк һөнәрен үзе өчен билгеләгән булырга тиеш. Альберт Рәхмәтуллин билге­лә­венчә, муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә мәгариф системасына яр­дәм зур булачак.

Хезмәттәге уңышлары өчен мәгариф хезмәткәрләренә РФ һәм ТР Мәгариф һәм фән министр­лыкларының, район башлыгының Мактау кәгазьләре тапшырылды. Юбилярлар, мәгариф ветераннары һәм август конференциясендә катнашучылар өчен "Олимп" спорткомплексында Район башлыгы исеменнән тантаналы бәйрәм кичәсе үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X