Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Зур Урсак урта гомумбелем бирү мәктәбе Татарстандагы иң яхшы йөз мәктәп арасына керде

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы чыгарылыш класс укучылары 14тән азрак һәм 14тән күбрәк булган иң яхшы мәктәпләрне ачыклау буенча бәйге игълан иткән иде.

Мәктәпләргә бәя 2012-2013 уку елында ирешкән уңышларга карап куелды. Бәя биргәндә рус теле, математикадан бердәм имтиханнарның уртача баллары, 9-11 класс укучылары арасында төбәк олимпиадаларында җиңүчеләр саны исәпкә алынды. Нәтиҗәдә, Олы Урсак мәктәбе уку-укытуның сыйфаты югары һәм балалар саны 14тән азрак булган мәктәп булып танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур Урсак урта гомумбелем бирү мәктәбе Татарстандагы иң яхшы йөз мәктәп