Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Олы Кайбыч мәдәният йортында “Йолдызлык” республика фестиваленең район туры гала-концерты узды

Район мәдәният йортында җиңелчә ыгы-зыгы тантана итә: соңгы әзерлек, кечкенә артистларның дулкынлануы...

Әйе, бирегә "Йолдызлык" республика фестиваленең гала-концертында кат­нашучылар үз талантларын күр­сәтергә җы­ел­ды. Хореография буенча танылган "Авыл-денс" уртанчылар бию төркеме белән хәзер Федоровскоеның "Блек-стрит" төркеме дә ярыша.

Мөгаен, яхшы чыгыш ясау өчен матур күлмәк, туфли, прическа гына төп роль уйнамый, дип чыгыш ясаучы конферансье Динара һәм Гөлназ хаклыдыр. Матур, зә­вык бе­лән тегелгән сәхнә костюмнары башкаручыларга килешеп тора. Ба­ры тик яшь артист һәм аның остазы гына җиңүгә нинди көч аша ирешел­гәнен аң­лыйдыр. "Солнышко" бию коллективы куйган "Стиляги" биюе тамашачыларны елмайтты.

"Капельки" кызлар вокаль-ансамбле башкарган "Почемучки" җыры да һәркем күңеленә хуш килде. Иске Чәчкаб авылыннан конферансье Лә­лә Хөсәенова һәм Илназ Шәмсетдинов та тамашачы күңелен яулады.

Адилә Сөнгатуллинага ияреп, барыбыз да әкият иленә аяк бастык һәм Золушкада кунакта булдык.

Фестиваль кояш дискотекасы белән тәмамланды.

"Йолдызлык" фестивале җиңүчеләренә район баш­лыгы Альберт Рәх­мәтуллин дипломнар тапшырды яшь артистларга, аларның остазларына рәх­­мәтен җиткерде.

- Сез булдырдыгыз! Без булдырабыз! Без сезне зур сәхнәләрдә күрергә дә өметләнәбез. Фестивальнең республика этабында да районыбыз данын лаеклы якларсыз дип ышанам, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч мәдәният йортында “Йолдызлык” республика фестиваленең район туры галаконцерты узды