Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Борындыкта яңа бәйрәм барлыкка килде

Борындык авылында яңа бәйрәм барлыкка килде. Без аны "Урам уеннары диалогы” дип атадык. Киләчәктә ул зур фестиваль булыр дигән өметтә калабыз.

Бәйрәмебез һәр урамның үз тарихына, урам уеннарына, әти-әниләребез, әби-бабайларыбызның үткәненә багышланган. Авыл халкына әлеге уеннар яхшы билгеле, күбесен әле дә бик теләп уйныйлар. Онытылып барганнары да бар. Урам уеннары фестивале ярдәмендә шул уеннарны искә төшерергә, яңартырга, яшь буынга тапшырырга уйладык.
Борындык – бай тарихлы авыл. Һәрбер урамының аерым үзенчәлеге бар. 23 июльдән – 1 августка кадәр үткәрелгән "Урам уеннары диалогы" фестивалендә шул урамнарда яшәүчеләр матур уеннарын, җырларын тәкъдим итте, рәхәтләнеп ял итте. Совет урамы халкы йөзек салыш уйнады. Рамил Мөхәммәтҗанов урамында яшәүчеләр "Асиләсе Вәсиләсе", Яшьләр урамы "Парлы уен", аргы яклар, бердәм рәвештә бөтен урамнары җыелып, "Түбә тәй уены"н, Чапай, Кутузов, Мәҗит Гафури, Әбрар Җәләлиев урамнары берләшеп, "Каеш сугыш" уеннарын тәкъдим итте. Һәр урамның үз гармунчысы бар иде. Фестивальгә Шүширмә авылы халкы да кушылды. Алар мәдәният йорты янында "Гөлбану " уенын күрсәтте. Бу уеннар урам бәйрәменә әверелде. Һәрберсе самавырда чәй кайнатып, саф һавада табын әзерләде. Җыр-моңга бай авылдашларым оештырган очрашуларда, барлык борчу-мәшәкатьләрне онытып, бергә күңел ачып, яңа җырлар белән танышып, шулай ук элеккеләрен дә искә төшереп, рухи ял алдык. Бер-беребез белән күрешеп, хәлләр белештек. Бездә элек тә, кунакка йөрешеп, урам бәйрәмнәре үткәргәннәр. Йолаларны, ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп яшәүләре өчен авыл халкына
рәхмәтем чиксез.
Урам бәйрәмнәре – милләт нең бай рухи хәзинәсе ул. Уеннар милләтнең этник тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып хезмәт итә. Борындыкта үткәрелгән урам бәйрәмнәре, урам уеннары белән без моны расладык дисәк тә була. Мондый чаралар халыкны берләш терә, рухи мирасыбызны барлауда зур йогынты ясый. Авылдашларымның һәрвакыт шулай көләч йөзле, шат күңелле, җор телле булып калуын телим. Туган авылыбызны, нигезебезне, телебезне, йолаларны, гореф гадәтләрне онытмыйча, бәхетле булып, мул тормышта яшә сәк иде. Киләсе елда да шулай очрашырга язсын. Без, борындыклылар – бердәм халык, бу – зур горурлык!
Җир бизәге – туган авылым белән
Мактанырга минем хакым бар;
Үксез калгач, газап кичер гәндә,
Кулын сузган изге халкым бар.

Илсинә ХӨСНЕТДИНОВА,
Борындык авылы мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев