Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

"Кайбыч таңнары" газетасы “Кичке уен”ны үткәрүдә үз өлешен кертте

Редакциянең дә “Кичке уен» фестиваленә үз өлешен кертүе очраклы гына түгел. Мәдәният хезмәткәрләре дә, журналистлар да төрле конфессия вәкилләренең борынгыдан килүче гореф-гадәтләрен, туган телләрен, мәдәниятен саклауга үзенең саллы өлешен кертә.

Без бу хакта даими язабыз, республикада үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйбыз. Быел уңышыбыз тагын да саллырак – “Татмедиа” агентлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, ТР Журналистлар берлеге үткәргән конкурста катнашып проект якладык һәм грант оттык. Бу конкурс югарыда телгә алган рухи кыйммәтләрне, этникара, конфессияара мөнәсәбәтләрне тормышка ашыру максатында игълан ителде. Фестивальдә, грант акчасының бер өлешен файдаланып, Олы Кайбычтан “Ак җилкән” халык театр коллективы, Олы Подберезьедан “Березка”, Иске Тәрбиттән “Сәүдияр”, Кече Мәмедән “Палан” халык фольклор коллективлары, Борындыктан “Якты йолдызлар”, Каргалыдан “Сударыня” фольклор ансамбльләре, Колаңгыдан “Радуга” вокал коллективларын бүләкләдек. Беренчедән, мәдәниятебезне үстерүгә үзләреннән саллы өлеш кертәләр, икенчедән, коллективтагыларның барысы да диярлек “Кайбыч таңнары”на язылган, газетабызның тугры дуслары. Ә инде ниндидер сәбәпләр белән язылмаганнары, подписка ясаячакларын белдерде. Руслар, татарлар, чувашлар, керәшеннәрнең милли мәдәниятен энҗе бөртегедәй саклаучы, аны киләчәккә илтүче бу фольклор коллективлар инде югалып баручы җырларны эзләп таба һәм халыкка чыгара, төрле бәйрәмнәрдә бергәләп чыгыш ясый, республика, ил күләмендә үткәрелүче чараларда да җыр-биюгә осталыкларын күрсәтеп кайта, бердәмлеккә, дуслыкка дан җырлыйлар.
– “Кайбыч таңнары” газетасы битләрендә ел дәвамында мәдәният темасы киң яктырытлып килә. Моның өчен без журналистларга тирән рәхмәтле. Хезмәттәшлекнең алга таба да дәвамлы булачагына ышанам. Газетаны яратып укыйбыз, аңа язылмыйча калганыбыз юк. Сез дә язылыгыз! – диде мәдәният бүлеге начальнигы Рами лә Әбләзова.
Әңгәмәбезгә район үзәгеннән шактый еракта урнашкан кечкенә авылларның берсе булган Каргалы клубы мөдире Елена Смелова кушылды:
– Редакция бүләгенә лаек булучылар арасында булуыбызга барыбыз да шатландык. Безнең фольк лор коллективы 2014 елда оешты. Шул еллардан бирле кайда гына чыгыш ясамадык. “Алтын мәйдан” фестивале кысаларында Кырымга кадәр барып җиттек. “Кайбыч таңнары” газетасының килүен түземсезлек белән көтеп алабыз. Безнең хакта да мәкаләләр чыга. Алар Кайбыч кешеләре турында яза, хезмәт кешесенә дан җырлый.


“Кичке уен”да без табагачка чүлмәк куеп йөгерү ярышын үткәрдек. Иң җитезләргә бүләккә дип әзерләгән “Кайбыч таңнары” дип язылган сәгатьләребез Чүпрәлегә, Буага, Казанга китте, Кайбычта да калды.
Әлеге фестивальне алып баручы Азат Зарипов Казанда яшәсә дә, безнең иҗат белән таныш икән.
– Хезмәтем Кайбыч белән дә бәйле булгач, көненә әллә ничә тапкыр газетаның сайтына кереп, район яңалыклары белән танышып чыгам. Район сулышы белән хәбәрдар булгач, үземне монда яшәгән кебек итеп хис итәм. Кулыма эләксә, “Кайбыч таңнары”н да укыйм. Тирән эчтәлекле, гаилә белән укырлык газета! Аңа язылмыйча кала күрмәгез!
Дөрес әйтә Азат. Киләчәктә дә бергә булып, туган телебез, мәдәният сагында торыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев