Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәдәният хезмәткәрләре елга йомгак ясый

Бүген район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең еллык эшчәнлегенә йомгак ясаган иҗат кичәсе булды. Анда районның барлык авыл җирлекләреннән дә мәдәният йортлары, клублары җитәкчеләре, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре чакырылган иде.

Халыкка мәдәни хезмәт күрсәтү үзәге директоры Рәмзия Биктаһирова үз чыгышында быел мәдәният хезмәте күрсәтүгә игътибар аеруча артуын билгеләп узды. Моңа кадәр ярты ставкада гына утыручыларга бер оклад күләмендә хезмәт хакы түләнә башлануын зур канәгатьлек белән билгеләп үтте. Мәдәният учакларын төзекләндерү, сәхнә костюмнары тектерү өчен районнан зур суммада акча бүлеп бирелгән. Боларның барысы да мәдәни хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга йогынты ясый. Ә уңышлар күз алдында. Кайбычның сәхнә осталары, яшь талантлары район, республика күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнаша һәм җиңү арты җиңү яулый. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында сәнгатьне тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрү өчен ярдәм итәчәкләрен әйтте, аеруча яхшы эшләүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды, Ульянково, Зур Тәрбит, Федоровское клубларына музыка аппаратуралары бүләк итте. Әлеге чара концерт белән бергә үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәдәният хезмәткәрләре елга йомгак ясый