Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәдәният учакларына – яшел ут

Авылларда яшәүчеләр үзешчән сәнгать осталарының, "Йолдызлык" фестивалендә катнашучы балаларның чыгышларын яратып карый. Кама Тамагы районында нәшер ителүче "Идел таңнары" газетасының 80 еллык юбилей тантанасына баргач, моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инанып кайттым.

Тантана кунаклары алдында яшь талант­лар - "Йолдызлык" республика яшьләр фестивале җиңүчеләре чыгыш ясады. Күршеләребезнең мактанырлыгы бар икән! Талантлар тәрбияләү, әл­бәт­тә, зур көч, күп эшләүне таләп итә. Сәләтсез балалар булмый ул, аларны вакытында күрә белергә, осталыкларын камилләштерү өчен тырышырга кирәк. Моның өчен һәрбер авылда мәдәният учаклары булу, аларны саклап калу мөһим. Кызганычка каршы, мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хаклары тү­бән, эш шартлары да шәһәрнекеннән калыша. Җиһазлар да, бию белән шө­гыльләнү заллары да юк, белгечләр дә җитешми.

Җәй айларында авылга дәү әни-дәү әтиләре янына шәһәрдән балалар кайта. Шуңа да клуб мөдирләренә еш кына тәрбияче роленә дә керергә туры килә, аларның ата-аналар, участок уполномоченныйлары белән тыгыз элемтәдә торып эшләүләре зарур.Чөнки балигъ булмаган үсмерләр кичке сәгать унбердән соң урамда йөрергә тиеш түгел. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл җирлекләренә эш визиты кысаларында клубларда да була, андагы хез­мәт­кәрләр белән аралаша, проблемалары белән кызыксына. Мондый очрашуларның уңай нәтиҗәсе буларак, биш клубка яңа музыка уен кораллары кайтартылды, Кече Кайбыч клубындагы китапханә ремонтланды, Кошман клубында түбә алыштырыла, Мөрәле клубы, Зур Урсак клубына керү урыны, дискотека залының идәне төзекләндерелә, Борындык клубының тәрәзәләре алмаштырыла. Район мәдәният йортына да яңа җиһазлар кайтартылды. Сүз дә юк, боларның барысы да халык мәдә­ният учакларына тартылсын, түгәрәкләр эшли башласын, халык театрлары, ветераннар ансамбльләре оешсын өчен эшләнә. Бүген сәнгать сөючеләр белән үзебездә булган белгечләр шөгыль­ләнә. Аларга хөр­мәт белән карарга, ярдәм итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы хәбәрләре