Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Никахлар күктә укылса да...

Никахлар күктә укыла, диләр. Анысы шулайдыр, ә менә җирдә укылган никахларны ЗАГС хезмәткәрләре терки.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан коллектив белән бергә тантанага җыелу - хезмәт кешесенең күңелендә озак сакланучы вакыйгаларның берсе ул. Гражданлык хәле турындагы актларны теркәү органнары оешуга 95 ел тулу уңаеннан районда узган юбилей тантанасында катнашучылар да бәйрәм мизгелләрен тиз генә онытмас әле.

Район администрациясе кафесында мул табын артында узган бу тантанага гражданлык хәле турындагы актларны теркәү белән шөгыльләнүче авыл җирлекләре секретарьлары, озак еллар буена авыл Советында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары чакырылган иде. ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина юбилей кичәсенә иҗади якын килеп әзерләнгән, шуңа да анда берәүгә дә күңелсезләнеп утырырга туры килмәде. Тантанада катнашучыларны котлау өчен сүз алган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да Рафия Зөфәр кызының һөнәри осталыгына югары бәя бирде, тантаналарны йөрәккә үтеп керерлек итеп оештыра белүен әйтеп узды. Муниципалитет җитәкчесе ветераннарга рәхмәтен белдерде, хәзер эшләүчеләргә нәтиҗәле хезмәт теләде.

Ветераннар яшьлек елларын искә төшерде, хәзер эшләүчеләргә киңәшләрен бирде, бүген алар хезмәтен дәвам итүчеләр дә эшкә, җырга булган осталыкларын күрсәтте.

- Без эшләгән заманда компьютерлар да, ксерокс та, факс та юк иде бит. Шуңа да документларны машинкада баса идек, кулдан да күп яздык. Район үзәге Апаста булган чакта юл авырлыгы да өстәлә иде. Әмма, авырлыкларга да карамастан, хезмәтебезне төгәл башкардык, - дип, хатирәләре белән уртаклашты 20 ел дәвамында Хуҗа Хәсән авыл Советында эшләгән Зинаида Данилова.

Ветераннар арасында 40 ел гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган Галина Бурлакова (Надеждино), Зур Подберезьеда 34 ел эшләгән Галина Власова, Мәлкидән Елизавета Андреева, Багайдан Әлфия Сәлахова, Мөрәледән Тәнзилә Шаһимәрдәнова, Ульянководан Любовь Анисимовалар бар иде. Барысына да хөрмәт йөзеннән хризантема бәйләмнәре бүләк иттеләр.Төрле елларда ЗАГСта эшләп чыккан барлык хезмәткәрләрне дә җылы сүзләр белән искә алдылар.

Бәйрәм бүләксез булмый ул. Район башлыгы Зур Подберезье, Чүти авыл җирлекләре секретарьлары Надежда Карсакова, Елена Тимершинага ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булучылар да хөрмәтләнде. Әле шушы араларда гына районыбыздагы авыл җирлекләре башкарма комитетларының муниципаль хезмәткәрләре коллективына кабул ителүчеләр, ягъни секретарь булып эшли башлаучылар - Кече Мәмедән Ксения Токсарова, Зур Урсактан Фирая Хөснуллина, Мөрәледән Гүзәлия Гыйбадуллина, Ульянководан Светлана Кармоенковаларга башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаровның җылы теләкләр белән сугарылган хатлары бирелде. "Хезмәтегезгә тугры булып калыгыз, шулай булганда гына сез сәләтегезне тулысынча ача һәм җәмгыятькә файдалы була аласыз", - диелә анда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Никахлар күктә

2
X