Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

«Тамчы-шоу»да – Олы Кайбыч укытучылары

Бәйгеләрдә катнашу һөнәри осталыкны арттыра, киләчәктә иҗади эшләү өчен гүя канатлар куя. Район мәктәпләрендә балаларга белем бирүче укытучыларның төрле дәрәҗәдә үткәрелгән бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясавы турында без газета укучыларыбызны әледән-әле таныштырып торабыз.

Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучылары "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесеннән алып барылучы "Тамчы-шоу" интеллектуаль-күңел ачу тапшыруына чакыру алган иде. Гадәттә бу тапшыру мәк­тәп укучылары арасында үткәрелә. Анда узган елларда Кайбыч мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясап кайтты. Ә менә чираттагысын Россиядә Укытучылар көне уңаеннан педагоглар катнашында уздырырга булганнар. Бу атнаның дү­шәм­бесендә мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин җитәкчелегендәге "Яшьлек" укытучылар командасын тапшыруга тө­шерделәр. Алар Лаеш районыннан килгән "Очкын" командасы белән тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашты. Яраткан укытучыларына теләктәшлек белдерергә укучылары да барды. Әлеге тапшыруны 3 октябрьдә 15.30 сәгатьтә карый аласыз. 9 октябрьдә 10.30 сә­гатьтә аны зәңгәр экраннарда кабатлап күр­сәтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч «Тамчышоу»