Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Ана теле” интернет проекты татар телен өйрәнергә теләүче Кайбыч укучыларына яңа мөмкинлекләр ача

Бу проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы белән һәм татар теленә өйрәтүдә он-лайн мәктәп оештыру буенча Татарстан һәм чит ил компаниясе белән төзелгән килешүне тормышка ашыру кысаларында эшли башлады.

Килешүгә 2012 елның августында кул куелган иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына да дәресләрдә шул проектны куллану тәкъдим ителә. Укучылар имтиханнар, олимпиадаларга әзерләнгәндә аны өстәмә материал итеп куллана. "Ана теле" он-лайн мәктәбе буенча туган телен өйрәнергә теләүчеләр арасында безнең ил кешеләре генә түгел, чит илләрдә яшәүчеләр дә, башка милләт вәкилләре дә бар. Татар телен дөнья күләмендә өйрәнүгә юл ачучы бу проектның дәвамлы булачагына шик юк. Он-лайн мәктәп тугыз дәрәҗәдән тора, аларның һәрбересе сигез бүлекне үз эченә ала, шул нигездә 288 дәрес бирү карала. Тәүлек әйләнәсендә бушлай белем алырга мөмкинлек бирүче проекттан файдалану өчен сайтта теркәлергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ана теле” интернет проекты татар телен өйрәнергә теләүче Кайбыч укучыларына яңа мөмкинлекләр ача