Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Быел Кайбычка ун яшь укытучы кайтты

Район мәдәният йортында укытучыларның традицион август киңәшмәсе узды. Быел ул уку-укытуны сыйфатлы итүдә заманча технологияләр куллануның яңа мөмкинлекләр бирү темасына багышланды.

Анда Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының лицензияләү һәм дәүләт аккредатациясе үткәрү идарәсе начальнигы Наталья Соловьева, Казан федераль университеты ректорының вузга кадәр, гомуми һәм педагогик белем бирү буенча киңәшчесе Людмила Ногманова катнашты. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров үз докладында уку-укытуның барлык юнәлешләренә дә тукталды. Наталья Соловьева Кайбычта узган уку елында мәгариф сыйфатында сизелерлек үсеш күзәтелүен уңай бәяләде. Мәгариф һәм фән министрлыгы рейтингында без моңа кадәр 48 район арасыннан 45 нче урында гына булсак, хәзер 29 нчы урында. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин республика буенча беренче унлыкка керү өчен бездә бөтен шартлар да булуына басым ясады һәм мәгарифкә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә һәрвакыт ярдәм итәчәген белдерде.

Фикер алышулар тәмамланганнан соң сәхнәгә быел уку йортларын тәмамлап безнең районга кайткан яшь укытучыларны чакырдылар. Гүзәл Габидуллина, мәсәлән, Иске Чәчкабта тарихтан, Игорь Шихов Федоровское мәктәбендә информатикадан, Артур Акрымов Мәлкидә тарихтан, Гөлсинә Гомәрова Зур Урсакта, Флүзия Зиннәтуллина Кошманда татар теленнән, Зилә Хәйбуллова Иске Тәрбиттә математикадан, Зоя Шупшина Олы Тәрбиттә башлангыч классларны укытачак. Олы Кайбыч мәктәбенә өч белгеч кайткан: Наилә Камалиева (инглиз теле), Фәнил Зиннуров (физкультура), Максим Смелов (информатика).

Конференциягә хезмәт ветераннарын да чакырганнар иде. Аларга чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырдылар. Яшь буынга белем-тәрбия бирүдә аерым уңышларга ирешкән укытучылар да бүләкләнде. Бу хакта газетабызның алдагы санында укый алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конференция Быел Кайбычка ун яшь укытучы кайтты