Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Зур Подберезье мәктәбе укучылары: “Безнең укытучылар репетиторлардан мең тапкыр яхшырак”

Укучыларны куркытып торган бердәм дәүләт имтиханнарының быелгысы да артта калды. Нәтиҗәләр инде билгеле.

Рус теленнән иң югары баллар Зур Подберезье мәктәбе укучылары Светлана Расперетихина бе­лән Алинә Фәйзрахмановада. Кызларның икесе дә 95әр балл җыйган. Классташлары Светлана Севастьянова - 90, Виктория Турова 87 баллга ия. Ә Алла Каретина тарихны 89, рус телен 79 баллга тапшырган. Бу мәктәптән ел саен әнә шулай берничә укучы имтиханнан бик югары баллар ала. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырган укучылар бе­лән танышу өчен әлеге мәктәпкә юл тоттым.

- Кызлар, сезгә йөз балл­га ирешергә бераз гына калган. Нинди хата җи­бәр­гәнегезне соңыннан аң­ладыгызмы соң? - дип сорыйм Светлана белән Алинәдән.

- Минем биремнәрнең "А" өлешендә бер хатам булган, - диде Света. - Дө­ресен генә әйткәндә, мин бу кадәр югары күрсәт­кеч­кә өметләнмәгән дә идем. 60-70 балл җыя алсам, яхшы булыр иде, дип уйладым. Ә укытучыбыз Ксения Елисеева безнең белемебезгә, имтиханны яхшы тапшырачыгыбызга ышанды.

- Ә минем балл иншада тыныш билгесен дөрес куймау сәбәпле кимегән, - ди Алинә.

- Безне иң гаҗәпләндергәне шул булды: югары балл алуыбызны ишет­кән һәр кеше, әлбәттә укытучылардан кала, ничек күчерә алдыгыз, әзер җавапларыгыз бар идеме әллә? - дип сорый. Бу кәефебезне төшерде. Ник шунда берсе, булдырдыгыз кызлар, сез мо­­ңа лаек, мәктәптә яхшы укыдыгыз бит дисен, - дип сүзгә кушылды Алла Каретина.

- Репетиторга йөрдегезме соң, күпме акча түлә­дегез? - дигән соравым аларны бөтенләй аптырашта калдырды.

- Безнең укытучылар репетиторлардан мең тапкыр яхшырак! Консульта­ция­ләрдән тыш мөрәҗә­гать итсәк, барыбыз бе­лән дә шөгыльләнделәр. Һәрбер консультация ке­че бер­дәм дәүләт имтиханы кебек уза иде. Уңышларыбыз - укытучыларыбыз тырышлыгы нәтиҗәсе дә әле ул.

Кызлар фикеренчә, бер­дәм дәүләт имтиханы ки­рәк, әмма аны тапшыру системасын тамырдан үз­гәртү мөһим.

- Дагыстанда укучыларның имтиханда ничек кү­черүләрен бөтен Россия­гә күрсәттеләр. Андый төбәкләр бер Дагыстан белән генә чикләнми бит. Владивосток укучылары әзер җавапларны интернетка урнаштырган дип шауладылар. Кемдер унбер ел буена көч-хәл белән укып чыга да, имтиханда, булышучылары булгач, 80-100 балл җыя. Ә син гел бишкә укып, үз белемең белән имтихан тапшырасың, баллың өч­ле капчыгыныкы кебек булырга мөмкин. Көн кебек ачык, алар югары уку йортларында бюджет урыннарына керә дә утыра. Кая монда дөреслек? - диләр алар.

Мәктәп директоры Фән­зилә Биктимерова кызларның, шул исәптән 16 чыгарылыш укучысының имтиханнарны үз көчлә­ре белән тапшыруына ышана.

- Бу кызларның барысы да уку алдынгылары. Кайсы ударник, кайсы отличник. Алинә мәктәпне кө­меш, ә Алла алтын медальгә тәмамларга җые­на. Алинәнең апасы Лилия дә мәктәбебезне алтын медальгә тәмамлаган иде. Бездән ел саен медалистлар чыга. Укучыларыбыз барысы да алган билгеләрен югары уку йортларында аклый. Без укучыларны бердәм дәү­ләт имтиханнарына 5нче класстан башлап бөтен коллективыбыз белән әзерли башлыйбыз. Мә­сә­лән, унберләрне рус теленән Ксения Геннадьевна укыт­­ты, ә имтиханга ул гына түгел, ә бөтен рус теле укытучылары хәзерләде. Башка фәннәрдән дә укытучылар бер-берсенә булыша. Шулай бер­дәм булганда гына нәтиҗәлелеккә ирешергә мөм­кин.

Укучыларны бишенче класстан тугызынчыга ка­дәр укыткан югары категорияле укытучы, 45 ел буена балаларны Пушкин теленә төшендерүче Екатерина Елисеева да, тугызынчыдан кабул итеп алган Ксения Елисеева да алар белән горурлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур Подберезье мәктәбе укучылары: “Безнең укытучылар репетиторлардан мең тапкыр яхшырак”