Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Аулак өйләрдә күңел җылысы саклана

    "Яшьлекнең иң гүзәл мизгеле шунда калды", - диләр әби-бабайлар. Яшьләрнең күңел серләрен, тәүге хисләрен чит-ятлардан түкми-чәчми саклаган аулак өйләрдә яшь-җилкенчәк җыелышып күңел ачкан: җор теллеләре такмак әйткән, уен-көлке, җыр-бию таңга чаклы тынмаган.

    Кошман мәдәният йортында үткәрелгән "Аулак өй" кичәсе дә нәкъ менә шул гореф-гадәтне яңа­дан искә төшереп, тамашачыларны яшьлекләренә кайтару максатында үткәрелде. Әниләре (китапханәче Гөлия Сафиуллина) кунакка киткәч, әле генә мунчадан чыккан әбисен (башлангыч сыйныф укытучысы Гүзәл Саттарова) Мөнәвәрә әби­гә кич утырырга озатып, Айгөл (музыка һәм технология укытучысы Айгөл Кадыйрова) дус кызларын аулак өйгә җый­ды. Ахирәтләре Гөл­шаһидә Сабирова, Мә­ди­нә Хәмидуллина, Ләйсән Вилданова, Резидә Сайранова, Лилия Шәфигуллина (барысы да - Кошман төп мәктәбенең җыр­га-биюгә оста, сәләтле укытучылары) да озак көт­термәде, чигүләрен кыстырып, җәлт кенә җыелдылар. "Каз канаты" җырын көйли-көйли, каурый сыдырырга керештеләр. Ул да түгел, егет­ләр сызгырганы ишетелде. Кызларның ишек ачмаулары - уен да, сынау да: егетләрнең тапкырлыгын, җитезлеген сыныйлар, кара-каршы җыр әй­тешәләр. Мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин, технология һәм физкультура укытучысы Айдар Насретдинов, география укытучысы Илсур Насретдинов, Кошман егет­ләре Марсель Садриев белән Шамил Хикмәтуллин ир-атларның асыллары булуларын раслады. Аулак өйдә "Басма өстендә каз-үр­дәк", "Бас, бас эзенә" көй­ләрен җырладылар, йө­зек салышлы, капкалы уйнадылар. Җәзаларын каян табалар диген: егетләрнең җитезрәге аягына куеп, ишегалдыннан кар алып керә, ябык капкага төртелгән Илсур белән Мәдинәне йолдыз санарга җибәрәләр. Җыр-моң тынып тормый...

    Егетләр мут булса да, артыгын кыланмый, кызлар тыйнак булса да, югалып кала торганнардан түгел.

    Әбием Мәсгудә сөйләве буенча, үткән гасырның 30-40нчы елларында аулак өйләр нәкъ менә шулай узган да инде. Берәм-берәм арабыздан китүче өлкән буын вәкилләре белән гүя халкымның әнә шул сихри күңел җәүһәрләре, моңнары да югала бара сыман... Әби-бабайлар кебек, такмак әйтешеп, җырлашып утырулар, кул эшләре белән шө­гыльләнүләр тарихта калды шул. Вакытлар үтү белән аулак өйләр дә үзгәрә. Гореф-гадәтләребезне, йолаларны хәзер авыллардагы фольклор коллективлар саклый. Район мәдәният бүлеге фольклор коллективларны барлау, күркәм йолаларыбызны халыкка җиткерү максатында бәйгене бик вакытлы кузгатты. Кем белә, бәлки, тарих тәгәр­мәче яңадан әйләнеп кайтыр да, көн­нәрдән беркөнне яшь-җилкенчәк яңа­дан аулак өйләргә җыелыр, борынгы булмаса да, үз җырларын җырлар, үз такмакларын әйтешер... Иң мөһиме - әби-бабалары кебек үк ихлас күңелле, инсафлы, тәрбияле, тәүфыйклы булсын алар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: