Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Хуҗа Хәсән сәхнәсендә –“Нәни принц”

    "Китабымны олы кешегә багышлавым өчен балалардан гафу үтенәм. Акланып шуны әйтә алам: бу кеше- минем иң якын дустым. Дөньядагы бар нәрсәне, хәтта балалар өчен язылган китапларны да аңлый ул. Олы кешеләр дә кайчандыр бәләкәй булганнар бит, тик күбесе моны оныткан гына."

    - Кадерле балалар! Бөек әкиятче Антуан де Сент-Экзюпери үзенең "Нәни принц" китабына эпиграф итеп шушы сүзләрне алган. Ни өчен икән? Спектаклебезне карагач, барысын да үзегез аңларсыз. Хәер, бу әкият белән күбегез таныштыр да әле, - диде Мария Мусиенко Хуҗа Хәсән авылындагы мәдәният йортына тирә-күрше авыллардан да җыелган балаларга мөрәҗәгать итеп.

    Мария Мусиенко- Казан шәһәрендәге "Сказ" балалар һәм яшүсмерләр театр студиясе җитәкчесе. Әлеге театрда профессиональ артистлар юк, анда балалар һәм яшүсмерләр уйный. "Сказ" 2000 елда Петропавловский собордагы якшәмбе мәктәбендә оешкан, ә ике елдан соң эшчәнлекләрен Серафим Саровский чиркәвендәге якшәмбе мәктәбендә дәвам иткәннәр. Кайбыч төбәгенә беренче генә килүләре булса да, Татарстан митрополиясенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александр Хохлов Кайбычта еш була. Турминскийдагы чиркәүдән Николай атакай һәм Надежда анакай белән тыгыз элемтәдә торып эшлиләр. Кайбычта халыкка, аеруча яшьләргә, дини тәрбия бирү буенча эшчәнлектән, төрле конфессия вәкилләренең үзара бердәм яшәүләреннән канәгать ул. Райондагы православларга даими ярдәмнәренә рәхмәт йөзеннән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, урынбасары Рәмис Хәялиевка Казан епархиясенең Рәхмәт хатларын да алып килгән. Ул аларны әлеге чарада катнашкан башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбовага тапшырды. "Сказ" студиясе чыгышын карага җыелган балалар белән очрашуда Николай атакай белән Надежда анакай, Кече Подберезьедан поп Алексей, Югары Ослан районының Коргуза авылы чиркәвеннән Петр поп та катнашты.

    Ә үз гәүдәсеннән аз гына зуррак планетада яшәгән принцның кем белән булса да дуслашасы килә. Дөньяны танып белгәндә төрле каршылыкларга да очрый. Өлкәннәр дөньясын да аңлап бетерми ул. Яшәгән йортларын бизәргә, бакчаларын, планеталарын гөлбакчага әйләндерәсе урынга башка кешеләргә зыян салалар, сугышалар, "баш миләрен" кирәк булмаган саннар белән шыплап тутыралар. Кызарып кояш батуын, кояш чыгуын күзәтергә, кырларның матурлыгына сокланырга, тирән коеларның суын эчеп ләззәтләнергә, күктәге йолдызларны күзәтергә дә вакытлары юк. Изгелек һәм явызлык төшенчәләре ярылып ята анда.

    -Бу әкиятне мин кечкенә чагында ук укыган идем инде, телевизордан да караганым бар. Шулай да бүген дә мәдәният йортына килдем. Яшьтәшләрем яхшы уйнады, миңа ошады,- диде сигезенче класс укучысы Кристина Федорова.

    Ә янәшәмдә утырган ике Тимур спектакльне тын да алмыйча карады. Берсе башлангыч класста укучы, ә икенчесе әле балалар бакчасына гына йөрүче малайлар "Кечкенә принц" белән таныш түгел әле. Алар әнә шул әкиятләр аша дөньяны танып белергә өйрәнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: