Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Каравон”да “Кайбыч таңнары”ының 80 еллыгына чыгарылган ручкасы Индиягә китте

    Лаеш районының Рус Никольское авылында быел "Каравон" бәйрәме егерме беренче тапкыр үткәрелсә дә, анда әле беренче тапкыр гына катнашуым. Рус халкының борынгыдан ук килүче бәйрәмендә Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә, хәтта чит илләрдән дә кунаклар бар иде.

    Бәйрәмгә җыелган халыкны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кайнар котлады. Уен-көлке, җыр-биюләр бер дә тынып тормады анда. Колаңгы авыл җирлегенең "Радуга" фольклор ансамбле рус халык җырларын оста башкарулары өчен диплом һәм бүләккә лаек булды. Беренче каналдан алып барылучы "Играй, гармонь" тапшыруын алып баручы Анастасия Заволокина белән Захар Заволокин "Каравон"нан тапшыру да төшерде. Ярминкә мәйданында сәүдә гөрләде. Анда гел эксклюзив товарлар гына, ягъни халык осталары ясаган әйберләр сатылды. "Каравон"да "Кайбыч таңнары"газетасының 80 еллыгы уңаеннан чыгарылган ручкасы Индиягә китте. Ничекме? Бу турыда алдагы язмабызда тулырак таныштырырбыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: