Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч урамнары гармун моңнарына күмелде. Видео+Фоторепортаж

    Кайбыч урамнарын яңгыратып гармунчылар килә. Алар бик күп, чөнки бөтен авыллардан җыелганнар. Күбесе өлкән һәм урта яшьләрдә булса да, араларында үзләре кадәр зур гармун күтәргән балалар да бар. Моңа кадәр Кайбычта гармунчылар парады булганы юк иде әле. Бу – тынгысыз йөрәкле мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзованың идеясе. Июль- август айларында авылларда узган Авыл көннәреннән соң, менә дүртенче елын инде Олы Кайбычта район күләмендә кичке уен үтә. Быелгысын әнә шулай гармунчылар чыгышы белән башлап җибәрергә булдылар. Гармунчылар да, җырчылар да милли киемнәрдән. Бәйрәмне туган якны өйрәнү музее директоры, үзе дә гармунда өздерүче Илдар Шакиров белән Галия Кайбицкая музее директоры Чулпан Камалиева башлап җибәрде.

    - Татар халкы үз итә гармунны. Гадәттә, күңеле чиста, моңлы кеше генә гармун уйнарга өйрәнә ала, диләр. Бу сүзләрдә берникадәр хаклык та бардыр, чөнки уен коралларында уйнарга өйрәнү өчен теләк кенә түгел, сабырлык, ихтыяр көче, үҗәтлек кирәк. Тальян моңнары. Әби-бабайларыбызның яшьлек елларында иң
    кадерле әйберләре тальян гармуны булган. Тормышның бар матурлыгы һәм гүзәллеге нәкъ менә шул тальян моңнарында кебек. Тальян моңнары элеккедән килгән гореф-гадатләр турында сөйләүче дә,- ди Чулпан ханым.
    -Татар халкы элек-электән җырга, моңга бай булган. Ул үзенең күптөрле хасиятләрен милли уен кораллары аша чагылдырган. Көмеш телле татар гармуннары халыкның тормышында аерым урын алып тора. Гармунчының урыны һәрчак түрдән: йөрәктә дә, туй мәҗлесендә дә, бәйрәмнәрдә дә. Татарларда электән гармунчысыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак өйләре, кичке уеннары берсе дә уен-җырсыз, гармунсыз үтмәгән. Гармунлы еллар... Гармун моңы, гармун тавышы белән тулган татар авылы... Гармун моңы бит әле ул гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәргән, шатландырган, юаткан. Әлеге моң сине үзенә буйсындырып, сихри дөньяга алып кереп китә, тормыш ваклыкларын, көндәлек мәшәкатьләрне оныттыра,- дип дәвам итә аның чыгышын Илдар Абдуллович.
    Халкыбызның йөзек кашы булган Галия Кайбицкая исемендәге музей янына җыелган татар ансамбльләре, Мари Элның Йошкар-Ола шәһәреннән килгән сәнгать осталары, гармунга кушылып, җырлый-җырлый үзәк урам буйлап атлады, бераз баргач, аларга рус авылларындагы фольклор ансамбльләр кушылды, алдарак чувашларның “Палан” ансамбле көтә иде, ә Сабантуй мәйданына якынлашканда керәшеннәр белән очраштылар. Асия апа белән Мария апа, Иван дәдәй белән Илдар абзый, Гөлгенә апа белән Аннюк түтәйләр -төрле милләт халыкларын үз эченә алган бу ансамбльләрдәгеләрнең бер-берсе белән күрешү мизгелләре халыклар дуслыгын ачык күрсәтте. Гармунчы булган җирдә җыр-биюсез буламы соң инде!? Авыл талантлары аларга кушып җыр яңгырата, биючеләр ут чыгара. Бәйрәмнәрдә генә түгел, көндәлек тормышта да әнә шулай бергә аралашып, кунакка йөрешеп, бер хезмәт коллективларында эшләп яши бездә төрле конфессия вәкилләре. Гасырлардан-гасырларга дәвам итүче бу дуслык мәңге какшамас булсын. Кече ватаныбыздан саркылып чыккан дуслык чишмәләре, тагын да киңәеп, бөтен илебезне әнә шулай бердәм итә.
    Олы Тәрбит авылының оста гармунчысы Геннадий Султанов та гармунчылар арасында.
    - Мин гармунда уйнарга 3 класста укыганда өйрәнгән идем. Шуннан бирле кулымнан гармуным төшкәне юк. Үзем гомерем буе колхозда эшләдем. Авылда гармунчының дәрәҗәсе зур, бер генә чарадан да калдырмыйлар. Хәзер дә концертларда еш чыгыыш ясыйм, күршедәге Чувашия Республикасына да әледән-әле чакырып торалар. Бар теләгем: яшьләр дә гармун уйнарга өйрәнсен, бу уен коралы беркайчан да онытылмасын иде,- диде ул.
    Кече Урсак авылыннан Ильяс Гәрәев авылдашларына мәдәният хезмәте күрсәтә. Авыл җирлегендә узучы мәдәни чараларның берсе дә аннан башка узмый.
    - Ә мин гармунда уйнарга өч яшемдә үзлегемнән өйрәндем. Башта каз канатын гармун кебек тартып йөри идем. Гармун – бөтен бәйрәмнәрнең күрке ул.
    Арчадан килгән баян остасы Рамил Шәрәфиев та безнең гармунчылар арасында иде.
    Ә халык гармун тавышына сусаган. Гармунчылар урамнардан узганда, кибетчеләр, төрле оешмалар хезмәткәрләре, авыл апалары урамга йөгереп чыкты, юлда баручылар туктап калды.

     

     

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: