Кайбыч сырхауханәсенең “Буран әбиләре” гүзәл затларның мәхәббәтен яулады

Аналар көненә багышланган концертта тамашачылар район үзәк сырхауханәсе медицина хезмәткәрләрен яңа яктан ачты.
Безнең медикларның дәрәҗәсе зур икән, бәйрәм кичәсенә ераграк авыллардан - Шүширмә, Борындык, Ябалак, Бәрлебашы, Бортас, Мөрәледән дә килгәннәр. Моның шулай булуы аңлашыла да. Иң җаваплы участокта эшләүчеләр - кеше сәламәтлеге өчен җавап бирүче ак халатлы шәфкать ияләре сәхнәдә бөтенләй башка яктан ачылдылар бит. Табиб-хирург, татар эстрадасы җырларын оста башкаручы Алексей Русов сәхнәгә ике тапкыр чыкты. Беренчесендә ирләр ансамблендә, икенчесендә тормыш иптәше Марина белән җырлады.
Алкышларга күмелде аларның чыгышы. Кайбер җырчыларны яңадан сәхнәгә чакырып кул чабучылар да булды. Ләкин концерт программасы тыгыз иде, алып баручылар Фәния Җәләлиева һәм Ранил Мингалиев башкаручыларның исемнәрен бер-бер артлы атап кына торды.Тамашачылар авыл фельдшерлары, район үзәк сырхауханәсенең кече персоналы, ашыгыч ярдәм хезмәте шоферлары, хирургия, терапия, стоматология, балалар бүлекләре шәфкать туташлары чыгышларын да яратып кабул итте. Табиб һөнәрен сайлаган ир-егетләрнең сәнгать яратуы, талантлы булуы ачык күренде концертта. Алар, Буран әбиләре булып киенеп, заманча эстрада биюен дә башкарды. Репетицияләрнең берсен дә калдырмыйча йөргәннәре сизелә. Гаилә тормышын, ата белән бала арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, анасы ташлап калдырган бала турындагы спектакльләрдән өзекләрдә катнашучылар да чын артистлардай уйнады.
Алар аналарның йөрәк кичерешләренең тирәнлеген, балаларына булган чиксез мәхәббәтләрен ачып салырга тырышты һәм максатларына иреште. Медикларның балалары да сәхнәгә чыкты бу көнне. "Авыл-дэнс" бию коллективы да чыгыш ясады. Фидан Сәгъдиев башкаруында әни турындагы җыр да яңгырады. Лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләрен дә хөрмәтләделәр, аларга балалар чәчәкләр таратты. Соңгы ике ел эчендә коллективка килеп кушылган яшь белгечләрне дә билгеләп үтәсе килә. Яшьләрнең сәхнәдә үзләрен кыю тотуларын, энергияләренең ташып торуын тамашачы тиз сизеп алды.
Әниләргә багышланган кичә тәмамлануга сәхнәгә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин күтәрелде.
- Медиклар бүген барыбызны да гаҗәпләндерде. Биредә бердәм иҗади коллектив туплануына мин бик шат. Берүк вакытта авыруларны да дәвалап, концерт оештырулары өчен баш табиб Газимагомед Магомедовка да рәхмәтемне җиткерәм. Барыгызга да рәхмәт, уңышлар, иминлек телим! - дип, тамашачылар фикерен җиткерде ул.
- Әлфия Фазыловна ник җырламады икән? Ул да катнаша дигәннәр иде бит. Сәхнәдә терапевт Мәдинә Шәйхулловна да күренмәде... - диючеләр дә булды.
Ә без көзге күңелсезлекне җиңәргә ярдәм итүче, уңай энергия бирүче медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 август 2022 - 09:58Борындыкта яңа бәйрәм барлыкка килде Борындык авылында яңа бәйрәм барлыкка килде. Без аны "Урам уеннары диалогы” дип атадык. Киләчәктә ул зур фестиваль булыр дигән өметтә калабыз.6000
-
11 август 2022 - 09:53"Кайбыч таңнары" газетасы “Кичке уен”ны үткәрүдә үз өлешен кертте Редакциянең дә “Кичке уен» фестиваленә үз өлешен кертүе очраклы гына түгел. Мәдәният хезмәткәрләре дә, журналистлар да төрле конфессия вәкилләренең борынгыдан килүче гореф-гадәтләрен, туган телләрен, мәдәниятен саклауга үзенең саллы өлешен кертә.6000
-
10 август 2022 - 16:03Бүген ТРның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Кайбыч районына килде Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә Балык хуҗалыгында, Колаңгыда төзелүче бетон заводы, “Кайбыч агропаркы” сәнәгать паркында, аның “СЛ-Молоко” җәмгыятендә, “Август-Кайбыч” җәмгыятендә булды.10800
-
10 август 2022 - 09:35Олы Тәрбиттә яшәүче Вера Тараканова сокланырлык гомер юлы узган Яше туксанга җитсә дә, күңеле белән әле дә яшь булып калган Вера Никитична район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Таракановны ачык йөз белән каршы алды. Радик Мәҗитович юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, районның 30 еллыгы медален һәм бүләк тапшырды.11000
-
9 август 2022 - 15:38Кайбычның урак алдынгылары Район басуларында уңыш язмышы хәл ителә. Комбайнчылар арасында аеруча югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләр бар. Урак батырларының исемнәрен сезгә дә тәкъдим итәбез. Күрсәткечләр 9 августка.13300
-
9 август 2022 - 14:58Кайбычлылар «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән авиация бәйрәмендә катнашты «Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән бәйрәм узды. Ул авиацияне популярлаштыру, яшьләрне әлеге тармакка җәлеп итү максатыннан ел саен үткәрелә. Быелгысы «Туполев» конструкторлык бюросына нигез салынуга 100 ел тулуга һәм Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның 90 еллыгына багышланды.11500
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.19400
-
5 август 2022 - 14:35Соравылда яңа күпер сафка басты Авылларны төзекләндерүдә һәм социаль яктан мөһим булган башка мәсьәләләрне хәл итүдә хөкүмәттән бирелә торган ярдәм – грантларның файдасы зур. Иске Тәрбит авыл җирлеге дә, конкурста катнашып, быел 1,5 миллион сум грант откан. Шул акчага Соравылда җәяүлеләр өчен яңа күпер эшләп куйганнар. Аны карарга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да барды.33200
-
4 август 2022 - 08:46Электр линияләренең сак зонасында таләпләрне үтәмәү нәрсәгә китерә? “Челтәрле компания” ААҖ электр тапшыру линияләренең сак зонасында төзелеш алып бару очракларын еш ачыклый. Әмма милекчеләр үзләренең гаебен танымый һәм әлеге очракны бетерергә ашыкмый.28100
-
1 август 2022 - 10:33«СалаваTik»лар гөмбәләр турында җырлый Бүген интернет киңлекләренә «Гөмбәләр биюе» җырының видео-клибы чыкты.21800
-
30 июль 2022 - 13:52«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды Яңа подкаст «Шулай язган» стресс турында.12700
-
29 июль 2022 - 10:32Кече Кайбычта Төркиядә яшәүче райондашыбыз белән очрашу узды Чит илдәге тормыш, анда яшәүче милләттәшләребез язмышы кайсыбызда гына кызыксыну уятмый икән? Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә, китап укучыларны Төркиядәге гореф-гадәтләр, йола, бәйрәмнәр белән таныштыру максатында, шушы кояшлы илдә яшәүче якташыбыз Кадрия Әхтәриева-Сойтекин белән очрашу үткәрде.44900
-
27 июль 2022 - 09:01Кайбыч районында яңа суд рәисе билгеләнде Татарстан Республикасының Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев Кайбыч районы суды коллективына яңа суд рәисен – Эльвира Нигъмәтҗанованы тәкъдим итте.23200
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
4 август 2022 - 15:27Район башлыгы Ульянководагы ашлык киптерү комплексы төзелеше һәм эретмә узелы эшчәнлеге белән таныштыТиздән Ульянковода “Август-Кайбыч» җәмгыятенең беренче ашлык киптерү комплексы кулланылышка тапшырылачак.22200
-
9 август 2022 - 15:38Кайбычның урак алдынгылары Район басуларында уңыш язмышы хәл ителә. Комбайнчылар арасында аеруча югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләр бар. Урак батырларының исемнәрен сезгә дә тәкъдим итәбез. Күрсәткечләр 9 августка.13300
-
9 август 2022 - 14:58Кайбычлылар «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән авиация бәйрәмендә катнашты «Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән бәйрәм узды. Ул авиацияне популярлаштыру, яшьләрне әлеге тармакка җәлеп итү максатыннан ел саен үткәрелә. Быелгысы «Туполев» конструкторлык бюросына нигез салынуга 100 ел тулуга һәм Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның 90 еллыгына багышланды.11500
-
10 август 2022 - 09:35Олы Тәрбиттә яшәүче Вера Тараканова сокланырлык гомер юлы узган Яше туксанга җитсә дә, күңеле белән әле дә яшь булып калган Вера Никитична район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Таракановны ачык йөз белән каршы алды. Радик Мәҗитович юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, районның 30 еллыгы медален һәм бүләк тапшырды.11000
-
10 август 2022 - 16:03Бүген ТРның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Кайбыч районына килде Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә Балык хуҗалыгында, Колаңгыда төзелүче бетон заводы, “Кайбыч агропаркы” сәнәгать паркында, аның “СЛ-Молоко” җәмгыятендә, “Август-Кайбыч” җәмгыятендә булды.10800
-
11 август 2022 - 09:53"Кайбыч таңнары" газетасы “Кичке уен”ны үткәрүдә үз өлешен кертте Редакциянең дә “Кичке уен» фестиваленә үз өлешен кертүе очраклы гына түгел. Мәдәният хезмәткәрләре дә, журналистлар да төрле конфессия вәкилләренең борынгыдан килүче гореф-гадәтләрен, туган телләрен, мәдәниятен саклауга үзенең саллы өлешен кертә.6000
-
11 август 2022 - 09:58Борындыкта яңа бәйрәм барлыкка килде Борындык авылында яңа бәйрәм барлыкка килде. Без аны "Урам уеннары диалогы” дип атадык. Киләчәктә ул зур фестиваль булыр дигән өметтә калабыз.6000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика