Ул көнне Кече Кайбычта гүя яңгыр белән бергә бәхет яуды. Биредә бу көнне өчләтә бәйрәм булды. Яңа ФАП ачылышыннан соң, 150 урынга исәпләнгән, капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты да үз ишекләрен ачты. Биредә якташыбыз, күренекле опера җырчысы һәм татар милли музыкаль театрына нигез салган талантлы актриса, ТАССРның халык артисткасы Галия Кайбицкаяның...
Халкыбызның моңлы сандугачы турындагы якты истәлекләргә, җыр-моңга уралган әлеге әдәби-музыкаль кичәгә халык күп җыелды. Тантанада мәшһүр җырчының улы, киленнәре, оныклары һәм башка якын туганнары, Галиәсгар Камал театры артистлары, күренекле якташларыбыз катнашты. Аларның барысын да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде:
- Җаек шәһәрендә туса да, Галия Кайбицкаяның тамырлары безнең җирлектән. Аның әтисе Мотыйгулла хәзрәт Кече Кайбычта туып-үскән. Галия апаның юбилее яз көне булса да, аны искә алу кичәсен ул чагында уздырып булмады. Чөнки мәдәният йортына ремонт кирәк иде, - диде ул. - Бөек шәхесебезнең юбилеен үткәрәсе бар, зинһар ярдәм итегез, дип сорагач, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ризалашты. Галия Кайбицкаяның исеме тарихыбызда, мәдәниятебездә алтын хәрефләр белән язылган, ул - безнең горурлыгыбыз.
Элемтә тармагы өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Айрат Миңнуллинга Мактау кәгазен һәм мәдәният йортын төзекләндергән "Вика" төзелеш фирмасының участок җитәкчесе Рөстәм Сөнгатуллинга Рәхмәт хатын тапшырды. Татарстан Мәдәният министрлыгының һөнәрисәнгать һәм сәнгать белеме бүлеге начальнигы урынбасары Рәшит Фәтхуллин район башлыгына мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше өчен министрның Рәхмәт хатын тапшырды.
Галия Кайбицкая өч балага гомер бүләк иткән. Олы улы - Сәйяр Айдаров - архитектор, профессор, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, бүген безнең арабызда юк инде. Икенче улы - медицина фәннәре докторы, ТАССРның атказанган физик культура хезмәткәре Эрик Әүхәдиев. Кызы - педиатр, "Почет билгесе" ордены кавалеры Рушания Әүхәдиева (Ожегова). Кичәдә мәшһүр җырчының икенче улы Эрик Әүхәдиев чыгыш ясады.
- Әниебез гомер буе якташларын - сезне, кайбычлыларны, яратып яшәде. Кайбычтан килеп, бездә атналар, хәтта айлар буе яшәүчеләр дә була иде. Әни аларның һәрберсенә хөрмәт күрсәтте. Гомумән, безнең фатирдан кеше өзелмәде, Казанда яшәүчеләр дә күп килә иде, - диде ул. - Фоат Галимуллин язганча, Галия Кайбицкая һәрвакыт талантлар арасында яшәде, чөнки ул үзе дә сәләтле иде. Әниебез безнең өчен идеал булды, гомер буе аңа охшарга тырышып яшәдек. Ул - Хезмәт кызыл байрагы ордены иясе, Казанда аның исемендәге урам бар. Бу әнигә җәмәгать эшлеклесе буларак та бирелде.
Галиәсгар Камал исемендәге театр артистлары чыгышларын да тамашачы җылы кабул итте. Аларның очрашуда катнашуы очраклы гына түгел. Чөнки Галия Кайбицкая академия театрында ун ел эшләгән. Мирхәйдәр Фәйзинең "Асылъяр"ында - Ләлә, "Галиябану"да - Галиябану, Кәрим Тинчуринның "Казан сөлгесендә" - Мөршидә, "Зәңгәр шәл"дә - Мәйсәрә һәм башка рольләрне үзенә генә хас осталык белән башкарган. Кичәдә Илсөяр Төхвәтуллина белән Әсхәт Хисмәтов "Зәңгәр шәл"дән "Мәйсәрә" җырын башкарды. Әзһәр Шакиров җырчы турындагы истәлекләр белән уртаклашты. Фирая Әкбәрова, Фоат Әбүбәкеров чыгышларын да алкышларга күмделәр. Опера сәхнәсе йолдызы белән даими аралашкан фән эшлеклесе Фоат Галимуллинның аңа бәйле хатирәләрен дә тамашачы йотлыгып тыңлады. Җырчы якташларыбыз Лена Бичарина һәм Лидия Әхмәтова да җырларын бүләк итте. Лидия ханым быел тууына 110 ел тулган бөек якташыбыз, композитор, Казахстанның халык артисты Латыйф Хәмидинең "Казак вальсы"н башкарды.
Галия Кайбицкаяның әтисе Мотыйгулла Төхвәтуллин - Габдулла Тукайны үз канаты астына алып, аңа ныклы белем, тәрбия биреп, татарны мәгърифәтле, мәдәниятле, бөек шагыйрьле иткән шәхес. Тукай шигырьләре яңгырамаса, кичә тулы булмас иде, мөгаен. "Моны мин сөннәт кенә түгел, фарыз дип саныйм", диде Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов һәм "Пар ат" шигырен сөйләде.Театр артисты, Борындыкта туып-үскән талантлы якташыбыз Гөлчәчәк Гайфетдинова сәхнәгә чыккач, Галия Кайбицкая үзе кайткандай булды. Ул җырчы образында иде, аның кайбычлыларга әйтеп калдырган сүзләрен күңелләргә үтеп керерлек итеп ирештерде.
- Безнең өчен бүгенге көн аеруча да шатлыклы. Авылыбыз үсә, яңара, - диде авыл имамы Мәгъзүм Тимершин. - Авылдашыбыз Галия Кайбицкаяны зурлап, никадәр кунак, танылган шәхесләр кайтты. Без Төхвәтуллиннар нәселе белән горурланабыз. Аларның нигезенә агач утыртып, истәлек билгесе дә куелса, тагын да шат булыр идек.
Район оешуның 25 еллыгы һәм Галия Кайбицкаяның 110 еллыгы уңаеннан, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның матди ярдәме белән халкыбызның моңлы сандугачы башкаруында опералардан арияләр тупланган аудиоҗыентык дөнья күргән иде. Галия ханымның туганнары, якыннары кичәдән әлеге кадерле бүләк белән кайтып китте. Җылы атмосферада үткән очрашу тәмам. Ләкин күңелдә һаман да Кайбыч Галиясе башкаруында аудиоязмада яңгыраган "Сандугач" ариясе, аның мәңге җуелмас аһәңе саклана. Ирексездән, күңелгә кичәдә мәшһүр җырчыга багышлап укылган шигъри юллар искә төшә:
Югалмас ул җырлы күңелләрдә,
Халкы саклар гүзәл моңнарын!
Лидия Әхмәтова, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты:
-Галия Кайбицкая исемендәге конкурслар үткәрелсә иде, дигән үтенеч белән 2012 елда Альберт Рәхмәтуллинга мөрәҗәгать иткән идем. Ул бу фикерне күтәреп чыкты. 2013 елда Казан федераль университеты каршында җырчы исемендәге югары профессиональ дәрәҗәдә халыкара вокал бәйгесен үткәрдек. Анда үзебездән генә түгел, хәтта чит илдән дә 200дән артык кеше катнашты. Быел апрельдә юбилей уңаеннан Галия Кайбицкая исемендәге икенче халыкара конкурс үткәрелде. Бу юлы анда 300дән артык җыр-моң сөюче үз көчен сынады.
Галия Кайбицкаяның 110 еллыгына багышлап үткәрелгән әлеге кичә югары дәрәҗәдә узды. Милләтебезнең сөекле кызын шулай зурлавыгызга мең рәхмәт!
Әзһәр Шакиров, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты:
-Сәнгать - катлаулы өлкә, анда үз урыныңны табуы җиңел түгел. Әгәр дә Галия Кайбицкаяның әти-әнисе, абыйсы, туганнары сәләтле булмаса, сәнгатькә, әдәбиятка тартылмаса, ул заманда андый ук талантлы кыз бала тумас иде. Аңа табигать һәм Ходай тарафыннан матур буй-сын, тавыш, эчке мөлаемлык һәм бөтен нәрсәне үзләштерә белү бирелгән булган. Музыкаль рольләрне башкаручы яшь кыз академия театрында үзенә урын таба. Композитор Салих Сәйдәшев аңа җырларны тавышына туры килерлек итеп яза. Ә Кәрим Тинчурин спектакльләрне аннан башка күз алдына да китерә алмый. Бу-талантка үсәр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырыла дигән сүз. 1939 елны опера театры ачылган вакытта Нәҗип Җиһановның "Качкыннар" операсын куялар. Ул вакытта Галия Кайбицкая беренче мәртәбә "Рәйхан" ролен башкара. Шушы бер роль өчен аңа ТАССРның халык артисты исемен бирәләр. Димәк, аның талантлы булуын аңлыйлар һәм бәялиләр. Академия театрында эшләгәндә, Галия Кайбицкая тәҗрибәле артистларны күреп, алардан өйрәнә. Ул сәхнәне җыр белән генә җиңү мөмкин түгеллеген аңлый, искиткеч тавышы булуга карамастан, роль, образ тудыра. Шул ягы белән яшьтәшләреннән өстен була.
Бүгенге очрашуга килүемнең максаты - рәхмәтемне ирештерү. Кайбычта музей ачып, милләтебезнең бөек шәхесен зурлап, аңа кагылышлы мирасны саклаган өчен сезгә чын күңелдән зур рәхмәт!
Фоат Галимуллин, филология фәннәре кандидаты:
1992 елда Тукайга Җаек каласында һәйкәл салуны оештыру йөкләнгәч, Ренат Харис белән без дә анда бардык.Җаекта Мотыйгулла хәзрәтнең каберен эзләп таптык, ул шактый аяныч хәлдә иде. Шуннан соң без Кайбычка кайтып чаң сугып, ярдәм итүләрен сорадык. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевка зур рәхмәт. Кайбычлылар ярдәме белән, бүгенге көндә Мотыйгулла Төхвәтуллин кабере зур зиратта бөтен кешенең игътибарын җәлеп итә торган төзек хәлдә. Кайбыч районы халкы игелекле эшләргә атлыгып тора, күңелләрендә - ихласлылык. Шушы сүзләрне Галия апаның 110 еллыгына килгәч әйтермен дип, ун елдан артык күңелемдә саклап йөрттем. Кайбыч безгә шулкадәр ошады, район үзәген әйтеп тә торасы юк! Кече Кайбычта мин икенче тапкыр, ун ел элек бирегә килгәнем бар иде. Ул чагында авыл эчендәге күпердән машина белән үтә алмыйча, тукталып калдык. Хәзер ул күпер дә менә дигән итеп ясалган, мәчетегез гөрләп тора, Галия апаның юбилеена клубны да күркәм хәлгә китергәнсез. Кайбыч ягы - затлы як, Галия Кайбицкая кебек зур талантны биргән як бүтәнчә була да алмыйдыр ул!
Нет комментариев