Кече Мәме тарихы фольклорчыларны кызыксындыра
Кайбыч төбәгендә яшәүче төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре, җыр-биюләре, фольклоры галимнәрдә дә кызыксыну уята. Безгә ел саен диярлек югары уку йортларыннан фольклор экспедицияләргә килүләре шул хакта сөйли.
Әле шушы араларда гына Казан дәүләт консерваториясенең этнографик эшче төркеме Кече Мәме авылына экспедициягә килде. Алар чувашлар яшәүче авылдагы мәдәният йортындагы "Палан" (безнеңчә балан) фольклор ансамбле белән очрашты. Чувашларның гасырлардан-гасырларга сакланучы борынгы бай мирасын энҗе бөртегедәй саклаучы ансамбль башкаруындагы җырларны яздыртып алдылар. Авылның өлкән яшьтәге кешеләре Лена Иванова, Евдокия Чернова, Александр Ершов та фольклорчыларга бай мәгълүмат бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев