Олы Кайбычта кичке уен үткәрелә
Халкыбызның борынгыдан мирас булып килгән җырларын, матур биюләрен, гореф-гадәт, күркәм йолаларын киләчәк буыннарга җиткерү максатында быел да кичке уен үткәрелә.
Олы Кайбычның Сабантуй мәйданында 14 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә башланачак кичке уенда районыбызда яшәүче төрле милләт халыкларының уеннары, җыр - биюләре күрсәтелә. Чувашия, Марий Эл республикаларыннан, Арча районыннан килгән фольклор коллективлары да чыгыш ясар дип көтелә. Кичке уенда самавырдан чәй эчеп, коймак белән сыйлану да мөмкин булачак. 6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев