Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Сәләтле балалар эзләү юлында

    "Йолдызлык" фестиваленең Мөрәле зонасында узган турында Федоровское урта, Мөрәле, Колаңгы, Борындык төп мәктәпләре укучылары, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар катнашты.

    Сүз уңаеннан, балалар бакчасына йөрүчеләр "Хо­реография" номинациясендә аеруча актив катнаштылар. Мөрәледәге "Ромашка" балалар бак­часының "Нәни бөтерчекләр", Борындыктагы "Гөлбакча" балалар бакчасының "Шатлык" хорео­графия төркемнәре җи­тәкчеләре Зөлфия Мингазова белән Розалина Нигъмәтҗанова 5-6-7 яшь­лек сабыйларны оста итеп биергә өйрәткән.

    - Балалар бакчасына 13 кенә бала йөри, шуңа да биючеләр төркеме оештыру җиңел булмады. Әм­ма Илүзә, Азалия, Дания, Айсылу белән Зилә биергә теләп өйрәнде, - ди Розалина.

    "Ромашка"да балалар алтыга күбрәк. Ике бию төркеме дә район турына бер шарт белән үтте: 19 февральгә кадәр хореограф ярдәмендә биюләрне чарларга! Үз өстеңдә даими эшләмәсәң, осталык үзеннән-үзе генә килми ул. Уңышларның нигезендә тырышлык ята. "Вокал-соло" номинациясендә зурлар төркемендә чыгыш ясаган Илүзә Сафинаның да җыр башкару осталыгын камил­ләштерә­се бар әле, җырны да дөрес сайларга кирәк. Фестиваль нигезләмәсен дә төгәл үтәү зарур. Җырлаучыларның күбесенең икенче җыры ретро-җырга туры килми. Сәхнә образы тудыруга, костюм сайлауга да аз игътибар бир­гәннәр. Конферансның бу­рычы - тамашачыларны фестивальдә катнашучы белән таныштыру, ә аларның чыгышын югары эстетик дәрәҗәдә әзер­ләү - җитәкчегә йөкләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: