«Туганнарым, сезне күргәч, күңелкәйләрем булды»
Мәлки авылы халкы концертларга сусаган булган. Әле октябрьдә генә ачылган күп функцияле клубта шимбә көнне авылдашлары, Татарстанның халык артисты Лена Бичарина куйган концертта бу аеруча сизелде. Халык һәр чыгышын алкышларга күмде, концерт-cпектакльләр ешрак булсын иде дигән теләген җиткерде.
Концерт башланыр алдыннан авыл апалары белән сөйләшеп утырдык. Кайсыларының клубка беренче генә тапкыр килүләре икән әле, мондагы матурлыкка исләре киткән. Тамаша залындагы затлы, купшы итеп тегелгән штораларга, заманча җиһазлар, ишекләргә соклануларын әйттеләр. Санузелны да шәп итеп ясауларына да сокландылар.
- Без яшь чакта авыл клублары гөрләп тора иде, анда нинди генә уеннар үткәрелми иде дә, концертлар булмый иде. Инде мондый матур, җылы клубта концерт карамаганга ничә ел вакыт узды икән? Бу клуб гөрләп эшләсен иде, халкыбызга зур бүләк бит бу, - диде бер-берсен бүлдерә-бүлдерә Василиса, Мария, Валентина апалар. Иске клубларына башкала артистлары килергә ашкынып тормады шул. Хәзер мәдәни тормыш җанланып китәчәк, дип әйтергә тулы нигез бар. Авылдашлары, Татарстанның халык артисты Лена Бичарина концертына Чүтидән, Иске Тәрбиттән, Хуҗа Хәсәннән, Олы Кайбычтан һәм башка күрше-тирә авыллардан да килгәннәр иде.
- Мин бүген тамашачым алдында аеруча дулкынланам. Авылдашлар алдында чыгыш ясау аеруча дулкынландыргыч, үзенә күрә бер имтихан кебек. Сагынып кайттым сезне, күңелем тулды. Утыз җиде елдан артык сәхнәдә булсам да, авылымның иске клубында чыгыш ясарга сирәк туры килде. Клуб бик шәп итеп төзелгән, ул киләчәктә мәдәни үзәккә әверелсен иде. Концертны оештыруда ярдәм иткән өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтем зур, - диде Лена апа, авылдашларын сәламләп.
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгәндә Тунис, Италия, Африка, Чехославакия, Япония, Германия, Венгрия, Ирак, Югославия, Франция, Төркия сәхнәләрендә җырлаган якташыбыз Мәлкидәге концертын әнисе җырлаган җырдан башлап җибәрде.
- Минем әнием Анастасия мәктәптә җыештыручы иде. Ул үскәндә авыл яшьләре кичләрен төрле уеннар үткәргән. Җырлы-биюле ул уеннарда әнием башлап җырлаучы булган.
Өлкән буын кешеләре яшьлек җырларын - "Сагынам дуслар", "Керфегеңә тамармын", "Зәңгәр чиләк","Үз илемдә", "Кырбаш авылы көе"н һәм халкыбызның башка җырларын рәхәтләнеп тыңлады. Концертта танылган җырчы Рафаэль Ильясов та "Сарман", "Шахта"ны, халык соравы белән "Галиябану"ны, репертуарындагы башка җырларны башкарды. Оста баянчы Фәрит Хатыйпов та үзе язган җырларны бүләк итте. Алып баручы "үзегезнең брат" дип игълан иткән "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт ансамбле биючесе Григорий Сергеевның оста биюенә сокланмаган кеше калдымы икән?! Мәлки клубы мөдире, нәсел тамырлары Лена апага барып тоташучы Александр Бичаринны, авылдашы Александр Акрымовны да җырлаттылар.Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан Мәлки балаларына бер кочак бүләк, үзе нәшер итүче "Күчтәнәч" журналын бүләк итте һәм:
- Лена Бичарина безнең гаилә дустыбыз. Хатыным Әлфия - Кайбыч кызы, әнисе Мәлкидән иде, ул шушы авылда җирләнгән. Төбәгегездә шундый җырчы булу - зур горурлык, - диде.
Халык артистларны аягүрә басып алкышлады, тагын чакырып калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев