Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Туым җондозы» кабынды

    Кайда тудың соң син, керәшен моңы? Безнең җырлар кайчан барлыкка килде икән? Мөган, җыр-моң керәшеннәр белән бергә тугандыр. Гомумән, җырламаган-биемәгән керәшен бармы икән ул? Юктыр, мөгаен... "Туым җондозы" ("Раштуа йолдызы") керәшен җырларын иң оста башкаручыларның Казанда "Ак Барс" яшьләр үзәгендә узган финал фестивале әнә шундый сүзләр белән башланып китте. Алып...

    "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле "Раштуа утырмасы" композициясен тәкъдим ит­кән­дә, урта һәм өлкән бу­ын кешеләре аулак өйле яшьлекләрен сагынып утыргандыр. Бу композициядә Нардуган көннә­рендә бер-береңә кунакка йөрүләр, кеше танымаслык итеп киенеп, төрле битлекләрдән өйдән-өйгә керүләр, такмак әйтеп биюләр, күрәзәлек итүләр, йөзек салып уйнаулар ачык чагылды. Фестивальнең максаты да борынгыдан килүче йолаларны халыкка җиткерү, бай мәдәни мирасны бар­лау. Ә халык мондый чараларга теләп йөри. Татарстан Керәшеннәр җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова фестивальгә билетларның ун көн алдан сатылып бетүен әйтте. Залда бер генә буш урын да юк иде, дүрт сәгать барган концертны басып караучылар да булды.

    Сәхнәгә "Ак Барс" агрохолдинг кампаниясе генераль директоры Иван Егоров кү­тәрелде.

    - Фестивальнең географиясе елдан-ел киңәя баруы халкыбызның җыр чишмәсе тирән икәнлеген күрсәтә, - диде ул. - Еракта - Чи­лә­бедә яшәүче якын туганнарыбыз - Нагайбәк керәшеннәре дә килгән. Без бүген әле кабынып кына килүче яңа йолдызларны да күрербез. Кайбыч, Мамадыш, Зәй районнарында узган сайлап алу турларыннан соң финалга 18 җырчы чыкты. Алар сезнең алда чыгыш ясаячак, - диде.

    Казан дәүләт консерваториясенең этномузыка кафедрасы доценты Геннадий Макаров җитәкчелегендәге жюри төрле тө­бәк­ләрдән җыелган яшь башкаручыларның чыгышына бәя бирде. Алабугадан килгән "Айбагыр" фольклор ансамбле җырчысын минем янда утырган Зур Тәрбит кызы Людмила Морозова шунда ук танып алды: соң безнең авыл кызы Людмила Чар­тинова ич бу! Ул шушы ансамбльнең җитәкчесе булып чыкты. Җемелдәп торган Раштуа йолдызына да лаек булды ул. Соравыл килене - Питрәч өчен чыгыш ясаган Валентина Ямщикова да лаек булды йолдызга. Хуҗа Хәсән яшьләре фес­­тивальнең сайлап алу турыннан финалга зур аванс белән генә үткән иде. Аларга Кайбычта Людмила Белоусова зур таләп куйды: Казанга килгәнче чыгышны чарларга! Фестиваль башланыр алдыннан аларны тыңлап караганнар һәм зур сәх­нәдә чыгыш ясарга лаек дип тапканнар. Район башкарма комитеты җи­тәк­чесе Алексей Макаров белән Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы, Кайбычтагы керәшенәр җәм­гыяте рәисе Светлана Мат­веевага бу турыда килүгә үк әйттеләр. Унынчы класс укучысы Валентина Краснова җырлаганда, тугызынчыдан Дмитрий Макаров белән "Гө­бенә" агрофирмасы терлекчесе Евгений Таймасов татарча биеп торды, 70 яшьлек Николай Еремеев гармунын сузды. Яшь башкаручы Валентинаны караоке белән бү­ләкләделәр.

    - Аларны фестивальгә бик тырышып әзерләдек. Авылыбызда керәшен җы­рларын оста башкаручы Галина апа Ипатьева да булышты. Сәхнә костюмнары да, игътибар иткәнсездер, өр-яңа иде. "Гөбенә"агрофирмасы керәшеннәрнең милли костюмнарын тектерү өчен 90 мең сум акча бүлеп бирде һәм шуңа 12 костюм тектердек. Ул Иске Тәрбиттәге "Сәүдияр" ансамбле өчен дә булачак, - диде Светлана Петровна.

    Фестивальдә танылган җырчылар Лена Бичарина, Виталий Агапов, Вадим Захаровлар кунак буларак катнашты. "Туым җондозы" әнә шулай гөр­ләп узды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: