Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Ул кайтты”

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бүген Әтнә районында спектакль куя. Алар анда драматург Әнгам Атнабаевның "Ул кайтты" дигән спектаклен күрсәтә. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган бу спектакльне Кайбыч тамашачылары яратып карады. Аны Олы Кайбычта гына түгел, башка авылларда да күрсәттеләр. Сугыш елларының бөтен авырлыгын, ана белән бала мәхәббәтен, илебез халкының...

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бүген Әтнә районында спектакль куя. Алар анда драматург Әнгам Атнабаевның "Ул кайтты" дигән спектаклен күрсәтә.


Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган бу спектакльне Кайбыч тамашачылары яратып карады. Аны Олы Кайбычта гына түгел, башка авылларда да күрсәттеләр. Сугыш елларының бөтен авырлыгын, ана белән бала мәхәббәтен, илебез халкының патриотизмын ачып салган бу спектакльне күпләр күз яшьләре аша карады. Аны Әтнә тамашачылары да яратып карар дип ышанасы килә. 3 июльдә исә шушы спектакль белән Апас районының Азбаба авылына барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев