Яңгырады гармун моңнары
30 августта Казан шәһәрендә Республика көне уңаеннан "Уйнагыз гармуннар" бәйгесе үткәрелде.
Анда районыбыз гармунчылары - Олы Кайбычтан Рәмзия Биктаһирова, Иске Тәрбиттән Михаил Герасимов, Кече Урсактан Ильяс Гәрәев, Борындыктан Фәргать Хәйруллин, Фәрит Мөлеков, Мөрәледән Ришат Хисамиев һәм Урсак урман хуҗалыгы поселогыннан Фәнил Җамалетдинов катнашты. Көннең яңгырлы булуына карамастан, кайбычлылар уңышлы чыгыш ясады. Якташларыбыз чыгышын Казан тамашачылары яратып кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев