Әйтерсең лә йолдызлар яңгыры

"Йолдызлык" фестивален яктыртучы "Созвездие -Йолдызлык" журналының җиденче саны кулыма килеп керде.
Аның редакторы Розалина Мосабирова үзенең кереш сүзендә болай дип яза: "Созвездие-Йолдызлык" - зур бәйрәм ул. Балаларның һәм әти-әниләрнең әлеге проектка мөнәсәбәтен нәкъ менә шушы сүз белән генә билгеләп була. Тагын да төгәлрәк әйтсәк, бу - гаилә. Монда барысы да бер-берсен ярата һәм ихтирам итә. Бу гаиләнең иминлегенә Татарстан Республикасы җитәкчелеге, оештыручылар, жюри әгъзалары, ата-аналар һәм балалар үзләре дә кайгыртучанлык күрсәтә. Шуңа күрә тату һәм нык бу гаилә. Балалар өчен иң мөһиме - җиңеп чыгу да, кыйммәтле бүләкләр дә түгел. Алар әйтүенчә, иң мөһиме - "үзеңне зур, тату, бәхетле гаиләнең бер әгъзасы итеп тою".
Быел уникенче тапкыр үткәрелүче яшьләр фестиваленең Кайбычта да урыны түрдән. Район башлыгы Җәүдәт Гаффаров сәләтле балаларны табуга, аларның иҗади үсешенә юл ачучы бу проектның уңышлы тормышка ашырылуын үзенең ныклы контролендә тота. Шушы фестивальнең гала-концертында катнашу хокукы алган балалар катнашында һәр елны Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан уза торган концерттагы җылылыкны сүзләр белән генә аңлатырлык түгел. Талантлы яшьләрнең елдан-ел арта баруына да сөенергә генә кирәк. Фестивальне районда оештыру һәм үткәрү өчен җаваплы, жюри рәисе Рамилә Айзатуллова әйтеп узганча, быел анда районыбыз авылларында яшәүче 300 дән артык бала катнашты. Менә шулар арасыннан Буада узачак зона турына иң-иңнәрен чыгарырга кирәк! Зона турында җиңүчеләрне Казанга соңгы сайлап алу турына чакыралар. Иң осталар "Пирамида" күңел ачу комплексында гала концертта катнаша.
Узган атнаның пәнҗешәмбесендә район мәдәният йортында Борындык, Хуҗа Хәсән, Олы Кайбыч мәдәният йортларында узган сайлап алу турында җиңгән балалар чыгыш ясады. Йөз иллеләп баланың чыгышын бәяләве жюрига бер дә җиңел булмады. Өздереп җырлаучылар да, биючеләр дә, "Конферанс" номинациясендә чыгыш ясаучылар да күп. Ә урыннар саны чикле, һәр номинациядә беренче, икенче, өченче урыннар гына. Шунысы шатландыра: сайлап алырга җирлек бар. Ә гала-концертта без Камилә, Зөһрә, Зилә, Алина, Алмаз, Лилия, Инзилә, Чулпан, Гүзәл, Маргарита кебек яшь башкаручылар, Эльвина, Адилә, Фирүзә кебек нәфис сүз осталары, бючеләребез белән кабат очрашачакбыз әле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 август 2022 - 09:58Борындыкта яңа бәйрәм барлыкка килде Борындык авылында яңа бәйрәм барлыкка килде. Без аны "Урам уеннары диалогы” дип атадык. Киләчәктә ул зур фестиваль булыр дигән өметтә калабыз.9200
-
11 август 2022 - 09:53"Кайбыч таңнары" газетасы “Кичке уен”ны үткәрүдә үз өлешен кертте Редакциянең дә “Кичке уен» фестиваленә үз өлешен кертүе очраклы гына түгел. Мәдәният хезмәткәрләре дә, журналистлар да төрле конфессия вәкилләренең борынгыдан килүче гореф-гадәтләрен, туган телләрен, мәдәниятен саклауга үзенең саллы өлешен кертә.10100
-
10 август 2022 - 16:03Бүген ТРның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Кайбыч районына килде Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә Балык хуҗалыгында, Колаңгыда төзелүче бетон заводы, “Кайбыч агропаркы” сәнәгать паркында, аның “СЛ-Молоко” җәмгыятендә, “Август-Кайбыч” җәмгыятендә булды.13700
-
10 август 2022 - 09:35Олы Тәрбиттә яшәүче Вера Тараканова сокланырлык гомер юлы узган Яше туксанга җитсә дә, күңеле белән әле дә яшь булып калган Вера Никитична район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Таракановны ачык йөз белән каршы алды. Радик Мәҗитович юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, районның 30 еллыгы медален һәм бүләк тапшырды.11900
-
9 август 2022 - 15:38Кайбычның урак алдынгылары Район басуларында уңыш язмышы хәл ителә. Комбайнчылар арасында аеруча югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләр бар. Урак батырларының исемнәрен сезгә дә тәкъдим итәбез. Күрсәткечләр 9 августка.15700
-
9 август 2022 - 14:58Кайбычлылар «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән авиация бәйрәмендә катнашты «Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм!» дип исемләнгән бәйрәм узды. Ул авиацияне популярлаштыру, яшьләрне әлеге тармакка җәлеп итү максатыннан ел саен үткәрелә. Быелгысы «Туполев» конструкторлык бюросына нигез салынуга 100 ел тулуга һәм Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның 90 еллыгына багышланды.13100
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.21600
-
5 август 2022 - 14:35Соравылда яңа күпер сафка басты Авылларны төзекләндерүдә һәм социаль яктан мөһим булган башка мәсьәләләрне хәл итүдә хөкүмәттән бирелә торган ярдәм – грантларның файдасы зур. Иске Тәрбит авыл җирлеге дә, конкурста катнашып, быел 1,5 миллион сум грант откан. Шул акчага Соравылда җәяүлеләр өчен яңа күпер эшләп куйганнар. Аны карарга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да барды.35900
-
4 август 2022 - 08:46Электр линияләренең сак зонасында таләпләрне үтәмәү нәрсәгә китерә? “Челтәрле компания” ААҖ электр тапшыру линияләренең сак зонасында төзелеш алып бару очракларын еш ачыклый. Әмма милекчеләр үзләренең гаебен танымый һәм әлеге очракны бетерергә ашыкмый.31500
-
1 август 2022 - 10:33«СалаваTik»лар гөмбәләр турында җырлый Бүген интернет киңлекләренә «Гөмбәләр биюе» җырының видео-клибы чыкты.22300
-
30 июль 2022 - 13:52«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео урнаштырылды Яңа подкаст «Шулай язган» стресс турында.13100
-
29 июль 2022 - 10:32Кече Кайбычта Төркиядә яшәүче райондашыбыз белән очрашу узды Чит илдәге тормыш, анда яшәүче милләттәшләребез язмышы кайсыбызда гына кызыксыну уятмый икән? Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә, китап укучыларны Төркиядәге гореф-гадәтләр, йола, бәйрәмнәр белән таныштыру максатында, шушы кояшлы илдә яшәүче якташыбыз Кадрия Әхтәриева-Сойтекин белән очрашу үткәрде.45300
-
27 июль 2022 - 09:01Кайбыч районында яңа суд рәисе билгеләнде Татарстан Республикасының Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев Кайбыч районы суды коллективына яңа суд рәисен – Эльвира Нигъмәтҗанованы тәкъдим итте.23400
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
12 август 2022 - 20:09Кайбыч районында мәктәп һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү башландыЯңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Эксперт комиссиясе белем бирү учреждениеләренә барып, аларның әзерлеген тикшерү эшен башлады.19300
-
12 август 2022 - 20:09Кайбыч районында мәктәп һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү башланды Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып бара. Эксперт комиссиясе белем бирү учреждениеләренә барып, аларның әзерлеген тикшерү эшен башлады.19300
-
10 август 2022 - 16:03Бүген ТРның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Кайбыч районына килде Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән бергә Балык хуҗалыгында, Колаңгыда төзелүче бетон заводы, “Кайбыч агропаркы” сәнәгать паркында, аның “СЛ-Молоко” җәмгыятендә, “Август-Кайбыч” җәмгыятендә булды.13700
-
10 август 2022 - 09:35Олы Тәрбиттә яшәүче Вера Тараканова сокланырлык гомер юлы узган Яше туксанга җитсә дә, күңеле белән әле дә яшь булып калган Вера Никитична район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән килгән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Таракановны ачык йөз белән каршы алды. Радик Мәҗитович юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, районның 30 еллыгы медален һәм бүләк тапшырды.11900
-
11 август 2022 - 09:53"Кайбыч таңнары" газетасы “Кичке уен”ны үткәрүдә үз өлешен кертте Редакциянең дә “Кичке уен» фестиваленә үз өлешен кертүе очраклы гына түгел. Мәдәният хезмәткәрләре дә, журналистлар да төрле конфессия вәкилләренең борынгыдан килүче гореф-гадәтләрен, туган телләрен, мәдәниятен саклауга үзенең саллы өлешен кертә.10100
-
11 август 2022 - 09:58Борындыкта яңа бәйрәм барлыкка килде Борындык авылында яңа бәйрәм барлыкка килде. Без аны "Урам уеннары диалогы” дип атадык. Киләчәктә ул зур фестиваль булыр дигән өметтә калабыз.9200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика