Авылның яшь укытучысы

Балаларга белем һәм тәрбия бирүче укытучыларның дәрәҗәсен күтәрү, укытучы һәнәренә игътибарны арттыру максатында нинди генә чаралар күрелми хәзер.
"Мәгариф" өстенлекле илкүләм проекты кысаларында зур суммада грантлар да бирәләр, бик яхшы эшләүче мәктәпләрнең миллион сум оту мөмкинлекләре дә зур. Әлбәттә, болар бик кирәкле чаралар. Һәр елны үткәрелүче "Елның иң яхшы укытучысы" бәйгесе дә педагогларга зур стимул өсти. Быел да оешкан төстә узды ул чара. Олы Кайбыч мәдәният йортында үткән бу бәйгедә районның иң оста укытучысы исеменә Хуҗа Хәсән урта гомумбелем бирү мәктәбе педагогы Ольга Костюкова лаек булса да, Казанда Кайбыч данын Мөрәле мәктәбенең яшь укытучысы Эльмира Мозафаровага якларга туры килде. Ул район бәйгесендә икенче урынны яулаган иде. Республика бәйгесе 19-23 март көннәрендә Казан шәһәренең 178 нче мәктәбендә узды һәм анда республиканың һәр районыннан 50 укытучы катнашты.
- Без жюри алдында ачык дәресләр дә, класс сәгатьләре дә, аерым тема буенча ата-аналар җыелышлары да үткәрдек, эш тәҗрибәбез белән уртаклаштык, - диде Эльмира Мозафарова бәйгедән алган тәэсирләре турында сөйләп. - Финалга ук чыга алмасам да, көчле, тәҗрибәле укытучылар белән бер сафта булу үзе бәхет иде.
Әлеге бәйгедә катнашканы өчен яшь укытучыны диплом, мең сумлык сертификат һәм аквапаркка билет белән бүләклиләр. Эльмира Фирдәвес кызы үзе укыган мәктәптә математикадан белем бирә. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына читтән торып укырга керә, 2008 елда туган авылында эшли башлый. Хезмәтен яратып башкаручы педагогның укучылары быел математика буенча "Эрудит" халыкара бәйгесендә катнашкан һәм Алмаз Тимергалиев белән Илдар Мозафаров 100 балдан 63 балл җыя алган. Укучыларында шушы авыр фәндә кызыксындыру уята алган укытучыга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 май 2022 - 10:24Кайбычта яшь армиячеләр йорты ачылды Районда 16 яшь армиячеләр отряды 457 баланы колачлый. Аларның бергәләп җыелу урыны барлыкка килде.19400
-
13 май 2022 - 17:06Кайбыч районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырдылар Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Ак Барс” банкның “Кайбыч №1” өстәмә офисы җитәкчесе Илсия Хафизова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директорлары һәм укытучылар катнашты.20200
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.35600
-
10 май 2022 - 21:02Мөрәле авылы өлкәннәре Кәрим Тинчурин исемендәге театрга Җиңү көне уңаеннан күрсәтелгән спектакль карарга барды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Без хәтерлибез!» хәйрия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен спектакль күрсәтелде.16800
-
10 май 2022 - 21:00Соравылның мәдәният хезмәткәре Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган күргәзмә әзерләгән - Авылыбызда китапханәче дә, клуб мөдире дә үзем. Күпфункцияле үзәкнең фоейсында урнашкан күргәзмәне китап укучылар да, клубка килүчеләр дә кызыксынып карый.9400
-
9 май 2022 - 15:05Кайбычта ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларын кафеда хөрмәтләделәр Иске Чәчкабтан Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин, Олы Кайбыч авыл җирлегендәге тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, 9 Май – Җиңү көне уңаеннан оештырылган парадтан соң, бәйрәм табыны артына җыелды.18800
-
7 май 2022 - 14:40Кошманда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды Ул " Үлемсез полк" акциясе белән башланып китте. Укучылар һәм укытучылар яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакарь хезмәт куйган авылдашлары, туганнары фотоларын күтәреп, урам әйләнде.46900
-
7 май 2022 - 13:31Чүти авылында Җиңү бәйрәме узды Чүти авылы уртасында урнашкан батырлар һәйкәле янына авылның олысы-кечесе җыелган.42700
-
2 май 2022 - 20:49Олы Урсак авылында яшәүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте Моннан туксан ел элек, җиһанга җылылык һәм ямь алып килгән май аеның икенче көнендә, Апас районы Югары Акхуҗа авылында Гөлсинә исемле кыз дөньяга аваз сала.41700
-
2 май 2022 - 17:01Кушкүл авылы клубы мөдире Лилия Муллина: ”Май бәйрәмнәрендә эшләргә дә, күңел ачарга да өлгерәбез” “Авыл халкы май бәйрәмнәрен, тоташ ял көннәрен зарыгып көтеп ала.34500
-
2 май 2022 - 05:00Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Ураза гаете котлы булсын!” Мөселманнар өчен изге Рамазан ае да ахырына якынлашты. 2 майда – Ураза бәйрәме.19800
-
28 апрель 2022 - 10:26Кайбычта “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе узды Мәктәп командалары арасында ел саен үткәрелүче “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесенең район этабы узды.33600
-
22 апрель 2022 - 15:10«Хатлар йорты» Рамазан аена багышланган сигез открыткадан торган серияне тәкъдим итте Сигез открыткадан торган серия, Рамазан тематикасыннан тыш, татар колоритын чагылдыра.70100
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
20 май 2022 - 10:55Федоровское мәктәбе волейболчылары республика ярышында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яуладыФедоровское мәктәбе волейболчылары республиканың волейбол лигасында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яулады! Әлеге ярышлар тарихында мондый уңышның булганы юк иде әле.2400
-
20 май 2022 - 10:55Федоровское мәктәбе волейболчылары республика ярышында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яулады Федоровское мәктәбе волейболчылары республиканың волейбол лигасында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яулады! Әлеге ярышлар тарихында мондый уңышның булганы юк иде әле.2400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика