Кайбыч районы мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре узды
Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрләп-шаулап узып та китте. Аны барлык мәктәпләрдә дә укучылар күңелендә озак сакланырлык итеп оештырырга тырыштылар. Без быел Олы Кайбыч мәктәбе укучыларының чыгарылыш кичәсендә катнаштык һәм үзебезне чын мәгънәсендә зур балда кебек хис итеп кайттык. Олы Кайбыч мәдәният йортына тантанага җыелган укучыларны танырлык та түгел: кызлар берсеннән-берсе матур...
Мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре гөрләп-шаулап узып та китте. Аны барлык мәктәпләрдә дә укучылар күңелендә озак сакланырлык итеп оештырырга тырыштылар. Без быел Олы Кайбыч мәктәбе укучыларының чыгарылыш кичәсендә катнаштык һәм үзебезне чын мәгънәсендә зур балда кебек хис итеп кайттык.
Олы Кайбыч мәдәният йортына тантанага җыелган укучыларны танырлык та түгел: кызлар берсеннән-берсе матур күлмәкләрдән, чәчләренә купшы прическалар ясатканнар, ә егетләр һәрвакыттагыча җитди костюм-чалбарлардан. Фотога да төшеп кенә торасылары килә үзләренең, чибәрләр, йөзләрендә ягымлы елмаю, барысына да карап кына торырлык, яшьлекләренең иң гүзәл мизгелләре. Шатлыкларын уртаклашырга укытучылары, әти-әниләре дә, кайберләренең дәү әни, дәү әтиләре, туганнары да килгән. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да яшь дуслары арасында.
- Бүгенге истәлекле көнегез белән чын күңелемнән котлыйм, - диде ул чыгарылышларга мөрәҗәгать итеп. - Әле бер ай элек кенә соңгы кыңгырау яңгыраган иде, аннан соң бердәм дәүләт имтиханнары тапшырдыгыз. Сынауларны уңышлы уздыгыз, котлыйм үзегезне. Быел район буенча 11 укучы мәктәпне медальгә тәмамлады һәм шуның сигезе - Олы Кайбыч мәктәбеннән. Сез моның белән горурланырга, укытучылар, ата-аналарыгызга рәхмәтле булырга тиешсез. Үзегез теләгән уку йортларында белем алып, туган якка кайтыгыз, без сезне көтәбез.
Мәктәп директоры Алия Биккулова да укучыларга киләчәктә гел ак юллар гына теләде. Медаль алучыларны сәхнәгә чакырдылар. Менә алар: Айсылу Бикбова, Илсөяр Рәхмәтуллина, Раилә Гайфетдинова, Алсу Ганиева, Айзилә Гайнуллина, Гөлинә Зиннурова, Гөлнара Шәрәфиева, Резедә Зиннәтуллина. Резедә берьюлы ике медальгә лаек булды: Россиянекенә һәм Татарстанныкына. Мәгариф бүлеге белгече Марина Русова әйтеп узганча, республика медале БДИда һәр фәннән 75тән югарырак бал җыючы укучыларга бирелә. Медаль алучыларның өчесе Федоровское мәктәбеннән. Катерина Серякова, Алмаз Тимергалиев, Илнур Зәйнуллин мәктәпне Россия медальләренә тәмамлады.
- Унбер ел вакыт сизелмичә дә узып китте. Бу медаль артында зур тырышлык ята. Барлык классташларыма да бәхет телим, - диде Айсылу, шатлыгы белән уртаклашып.
- Минем шатлыгымны гади сүзләр белән генә әйтеп бетерлек түгел, - диде тантанага Кече Кайбычтан килгән Мөнширә апа Сафиуллина. - Кызларым Гөлфия белән Илсинәнең балалары - оныкларым Алсу белән Айзилә, мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Кодагыем Сылуҗиһан белән сөенә-сөенә килдек.
- Ә мин 40 ел буена Кече Кайбычта сыер саудым, пенсиягә чыкканыма да өч ел. Кызымны үзем генә үстердем, бик тырышып укыды, сәхнәгә Рәхмәт хаты алырга менгәч, шатлыгымнан елап ук җибәрдем, - дип сүзгә кушылды Разыя апа Сөнгатуллина.
Мәктәпнең Рәхмәт хатын медаль алучыларның әти-әниләренә тапшырдылар. Барлык ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Фатыйма Бикбова укытучылар коллективына тирән рәхмәтен белдерде. Яшьләрнең алдагы тормышы да бүгенгедәй матур булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев