Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районында “Мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе старт алды

    Татарстанда "Мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе башланды. Акциянең төп максаты - мөмкинлеге һәм теләге булган кешеләрне үзләре белем алган уку йортын яңа уку елына әзерләүгә ярдәм кулы сузуга җәлеп итү. Җитәкчеләр катнашында узган дүшәмбе планеркасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу акциядә актив катнашырга чакырды. Акция "Мәктәбеңә ярдәм ит!" дип аталса да,...

    Татарстанда "Мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе башланды. Акциянең төп максаты - мөмкинлеге һәм теләге булган кешеләрне үзләре белем алган уку йортын яңа уку елына әзерләүгә ярдәм кулы сузуга җәлеп итү. Җитәкчеләр катнашында узган дүшәмбе планеркасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу акциядә актив катнашырга чакырды.


    Акция "Мәктәбеңә ярдәм ит!" дип аталса да, сүз мәктәпләр, шулай ук көллият һәм техникумнар турында да бара.

    Мәктәпкәчә һәм урта белем бирү йортларын яңа уку елына әзерләүдә республикада Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән 2013 елдан бирле уздырыла торган "Мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе шактый файда китерә. Әйтик, былтыр аның кысаларында 46 миллион сум күләмендә иганә ярдәме күрсәтелгән. Бу акция Кайбычта да оешкан төстә уза. Үзләре укыган мәктәпкә ярдәм итүчеләр белән без сезне газетабыз битләрендә даими таныштырып килдек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: