Мәктәптә эшләү өчен укучыларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яшәргә, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, күңелләрен аңлый белергә кирәк. Бүген укытучы үзе дә белемле, иҗади эзләнүчән шәхес булырга, һөнәри осталыгын камилләштерү өчен даими эшләргә тиеш. Ай-һай, «тиешләр» бигрәк күп, алардан куркып калмыйча белем бирү юлыннан киткән райондашларыбызның берничәсенә «Ни өчен укытучы...
Светлана Гатина, Надеждино мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы:
- Һөнәр сайлау - кеше тормышы өчен иң мөһим булган мәсьәләләрнең берсе. Аны хәл итүдә миңа класс җитәкчебез, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Агафонова йогынты ясады. Ул миндә әдәбиятка, шигърияткә тирән мәхәббәт уятты. Китап укуга кызыксынуны булдыруда әти-әниемнең дә өлеше зур, алар һөнәр сайлаган чагында да миңа нык терәк булдылар. Әлеге юлдан китүемә үкенмим. Укучыларымның ирешкән уңышларында минем дә өлешем бар дип шатланам. Әгәр укытучыга үзе белем биргән фәне ошый икән, димәк, ул ялгышмаган.
Резидә Хисамова, Балалар сәнгать мәктәбенең музыка укытучысы:
- Укытучы һөнәрен мин очраклы рәвештә генә сайламадым. Минем туганнан-туган апаларым Әлмәт шәһәрендәге Фәрит Яруллин исемендәге музыка училищесын тәмамладылар. Гап-гади кешенең, фортепиано клавишаларына кагылганнан соң, бүтән дөнья кешесенә әверелүен күреп, миндә сәнгатькә якын булу хыялы барлыкка килде. Бу хыялны тормышка ашыру өчен озак вакыт кирәк булды. Биш яшемнән әти-әниемне мине музыка мәктәбенә укырга бирергә үгетли башладым. Андагы беренче тыңлауларны, әле бераз үсәргә кирәк, дигән нәтиҗәгә килүләрен әле дә яхшы хәтерлим. Музыка мәктәбе укучысы булгач, әти-әнием дә миңа ныклап шөгыльләнергә кирәклеген аңладылар һәм өр-яңа уен коралы алып бирделәр. Алда мине озын, авыр, шул ук вакытта кызыклы да юл - музыка мәктәбен, аннары училищены, соңрак педагогика институтын тәмамлау көтә иде. Хыялыма илткән әлеге юлны үтәргә ярдәм иткәннәре өчен әти-әниемә һәм укытучыларыма рәхмәтле. Алар ярты юлда тукталып калмаска этәргеч булды.
Илсинә Вилданова, яшь укытучы, Иске Чәчкаб мәктәбендә инглиз теленнән белем бирә:
- Мин кечкенәдән үк укытучы булырга хыялландым. Шуңа күрә, Казан федераль университетында татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы белгечлеген үзләштердем. Татар теленә мәхәббәтне миндә укытучым Нурания апа Мотыйгуллина уятты. Мәктәптә ул фәнне тырышып, яхшы билгеләргә генә үзләштердем. Инглиз теле дә мине үзенә җәлеп итте. Шулай итеп, балачак хыялым чынга ашты. Мәктәптә әле бер ай гына укытсам да, миңа бик ошый. Яңадан сайлау мөмкинлеге бирелсә, мин кабат бу һөнәрне сайлар идем.
Алиса Васильева, яшь укытучы, Иске Тәрбит мәктәбендә башлангыч классларга белем бирә:
- Унберенче классны тәмамлагач, укытучы һөнәрен үзләштерергә булдым һәм, теләгемне тормышка ашыру өчен, Ульяновск шәһәрендәге педагогика көллиятендә белем алдым. Моңа һич тә үкенмим, чөнки балаларны бик яратам. Иртән торып, кулларыма китап-дәфтәр тутырылган сумкамны тотып, эшкә ашыгам. Үзем соңга калмыйм дип уйлыйм, ә үзем cәгать укларын артка күчереп, бала чагымны искә төшерәм. Әйтерсең лә, эшкә түгел, укырга китеп барам. Мәктәптә миңа иң яхшы укытучылар белем бирде. Аларга да бик зур рәхмәт! Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда, һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, күңелне хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.
Илсөя Хисамова, Арча педагогика көллиятенең 1 курс студенты, Иске Чәчкаб:
- Укытучылар көнендә һәр мөгаллим үзен бәйрәм хуҗасы итеп хис итә, һөнәре белән горурлана, аны юкка гына сайламавына тагын бер тапкыр инана. Бу көнне әниләр үзләренең нәни балаларына, укытучысына бүләк итәргә дип, чәчәк бәйләмнәре биреп җибәрә. Нинди бәйрәм икәнен дә белмичә, бала укытучысына чәчкәләрен суза. Укытучы йөзе, әлбәттә, елмаю белән тула. Бераз үсә төшкәч, укучылар әлеге бәйрәмнең асылын аңлый башлый. Үзе белеп укытучысын котлый, изге теләкләрен җиткерә. Югары классларга күчкәч, үземнең тормыш тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: бу бәйрәмне укучылар аеруча көтеп ала. Чөнки мәктәпләрдә традицион үзидарә көне үткәрелә. Ягъни, укучылар укытучылар белән урыннарын алышып, бер -берләренә ял итәргә мөмкинлек тудыра. Бу көн кайбер укучыларга үзләренең булачак һөнәрен сайларга зур этәргеч бирә. Алай гына да түгел, күп кенә күнекмәләргә дә өйрәнәләр. Мин дә 7-8 классларда әнә шул үзидарә көнендә башлангычларны укытканда укытучы һөнәрен бик ошаттым, киләчәктә педагог булырга хыялландым. Аны тормышка ашыру өчен, Арча педагогика көллиятенә укырга кердем, башлангыч класслар бүлегендә беренче курста белем алам. Киләчәктә, әнием кебек, мин дә балаларга белем һәм тәрбия бирәчәкмен.
Адилә Гыйниятуллина, Казан педагогика көллиятенең 3 курс студенты, Олы Кайбыч:
- Укытучы... Күпме мәгънә, балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, сабыйлардан шәхес үстерүче, тәрбияләүче, олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан - Укытучы ул. Шуңа да мин нәкъ менә әлеге һөнәрне сайладым.
Светлана Дютина, Казан федераль университетының 4 курс студенты, Кече Мәме:
- Мин балалар белән эшләргә яратам. Миңа да мәктәптә узган үзидарә көннәрендә дәресләр алып бару ошый иде. Шул вакытта булачак һөнәремне күз алдына китердем дә инде. Ярдәм сорап килгән иптәшләремә дә, белмәгән әйберләрен бәйнә-бәйнә аңлата идем. Яраткан укытучым Нина Чернова кебек буласым килә.
Ләйсән Әбүбәкерова, Казан педагогика көллиятенең 3 курс студенты, Олы Кайбыч:
- Беренче укытучым Тамара Токсарованың сәләтенә, матурлыгына соклана идем. Дүрт ел эчендә безне күп нәрсәгә өйрәтте ул. Беренче укытучыма рәхмәтем чиксез. Олы Кайбыч укытучыларының барысы да зур ихтирамга лаек. Балаларны ярату да укытучы һөнәрен сайлауга этәргеч булгандыр. Укытучы - бик кирәкле һөнәр. Үземнең булачак балаларыма да яхшы тәрбия бирәсем килә.
Нет комментариев