Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Компьютерсыз – дөнья сансыз

    Без электрон технологияләр заманында яшибез. Телибезме-теләмибезме, барыбыз да алардан кыю файдаланырга өйрәнергә тиеш.

    Бу - заман таләбе. Әнә, кәрәзле телефоннар кулланылышка кергәч, яшь­ләр генә түгел, әбиләр, кечкенә балалар да аны бик тиз үзләштерде. Хә­зер барыбызда да кесә телефонына бәйлелек барлыкка килде: ул өйдә онытылып калса, үзебезне ике кулсыз хис итәбез, нишләргә белмибез, йокларга ятканда да, бакчада чүп утаганда да телефон безнең янда, җыелышларда да кулыбыздан төш­ми, еш кына тавышсыз режимга да куярга онытабыз, шуңа да залдагы бөтен тынлыкны бозып, әле татарча, әле русча җырлап җибәрә. Шулай да, рәхәт әйбер ул телефон, моны өстәмә аңлатып торуның берәүгә дә кирәге юк. Ә компьютер?! Бүгенге тормышны аннан башка һич кенә дә күз алдына китереп булмый. Хәзер дөнья электронлаша: өйдән чыкмыйча гына компьютердан торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре, ЮХИДИ штрафларын түләргә, телефоныңа акча салырга, поликлиникага врачка чиратка язылырга, самолет, поездга билетка заказ би­рергә, интернеттан туганнарың, балаларың, дусларың белән хат язышырга, скайптан сөйлә­шер­гә мөмкин. Уңайлы да, тиз дә. Компьютерның мөмкинлекләре моның белән генә чикләнми, ул - үзе бер зур дөнья.

    Әмма безнең кебек, балачакта аның ни икәнен дә бел­мәгән буынга кыенрак, күп нәрсәне үзлектән өйрә­нер­гә туры килә. Без мәк­тәптә укыганда да, югары уку йортында да аның әсәре дә юк иде әле. Ә өйрәнмичә булмый. Әле шушы араларда гына бәйгеләрдә катнаштым, андагы төп шартларның берсе - хезмәт юлын, эшчәнлекне яктырткан презентация әзерләү иде. Минем өчен дистәләрчә таләп арасыннан иң катлаулысы шушы булды. Презентация Microsoft Power Point программасында эшләнергә тиешлеген белгәч, бөтенләй куркуга калдым. Былтыр гына мәктәпне тәмамлаган студент кызым каникулга кайткан чак иде, "Материалы булса, аның бер ние дә юк, үзем эш­ләп бирәм", - дип тынычландырды. "Мондый осталыкка каян өйрәндең соң син? - дигән соравыма: "Мәктәптә, информатика дәресендә", - дип җавап бирде. Балалар компьютерда көне-төне утыра, дип зарланабыз зарлануын, әмма аларның заман техникасы бе­лән оста идарә итүенә шатланырга гына кирәк. Бу аларга киләчәктә бик нык ярдәм итәчәк. Чөнки хәзер оешмаларда компьютерлар белән генә эшлиләр. Ә без яшә­гән XXI гасырда оста программистлар, компьютерчыларга ихтыяҗ һәрвакыт зур булачак. Әнә шуны күздә тотып, республикада мәктәп укучыларын техник түгә­рәкләргә тарту буенча максатчан эш алып барыла. Андый тү­гә­рәкләр безнең районда да эшли.

    Булачак программистлар мәктәбе

    Мәктәптә яңа уку елы башлангач, Зур Подберезье мәктәбе укучылары Михаил белән Виталий, ике дә уйламыйча, "Яшь программист" түгәрәгенә язылды. Информатика укытучысы Юрий Кальчев җитәкчелегендәге бу тү­гәрәктә хәзер 8-10 класс­тагы 15 укучы атнага ике тапкыр шөгыльләнә. Мәк­тәпнең сканер, принтер, мультимедиа проектор, экран, микрофон, модем, веб-камера, цифрлы видеокамера, фотокамерасы булган компьютер классы бар. Юрий Александрович балаларга үзе төзегән программа нигезендә өстәмә белем бирә.

    - Бүген мәгариф системасы алдында торган бурычларны мәгълүмат чаралары - мультимедиа һәм телекоммуникацион технологияләрдән башка хәл итү мөмкин түгел. Минем программа "Укучыларның проект-тикшере­нү эшчәнлеге нигезләре, сайтлар ачу технологиясе" дип атала. Максатым - балаларның компьютерда эшләү күнекмәләрен камилләштерү, иксез-чиксез мәгълүмат кы­ры - интернет даирәсен­нән кыю файдалануларына ирешү, web-сайт проектларын эшләү күнекмәләрен булдыру, үз сайтыңны ачып, аны интернет челтәрендә урнаштырырга, презентацияләр ясарга өйрәтү һәм башкалар, - диде ул.

    - Бу түгәрәккә зур кызыксыну белән йөрим. Без компьютерда төрле папкалар ясарга, текстлар җы­яр­га, график мәгълүматны эшкәртергә, мультимедиа презентацияләр, төр­ле проектлар, таблицалар ясарга өйрәндек. Чел­тәр адаптеры, локаль челтәр, сервер, модем, электрон почта - боларның берсе дә безнең өчен ят түгел, - ди түгә­рәккә йөрүче иң тырыш укучыларның берсе Михаил Ермолаев.

    Укытучылары Мишаның, Анна Чекмарева, Юлия Маркелованың аеруча ях­шы нәтиҗәләргә ирешүен әйтеп узды. Виталий Осокин, Иван Мальцев та компьютер "телен" яхшы аңлый. Алар буш вакытларында компьютерда бе­лемнәрен арттыра, өс­тәмә белем ала. Булачак программистлар әнә шулай мәктәптә үк әзерләнә башлый.

    Компьютер серләренә өйрәтүче

    Информатика укытучысы Юрий Кальчев үзе укып чыккан мәктәптә 2007 елдан эшли, укытучылар династиясен дәвам итә. Төгәл фәннәр укытучысы буларак, укучыларның исәпләү күнекмәләрен ныгыту, логик фикерләвен үстерүгә зур игътибар бирә. Фәнгә кызыксыну уяту өчен практик дәрес­ләр, тренинглар уздыра, дистанцион укыту технологиясен куллана.

    - Информатиканы мин математика, физика, рус теле, тарих, астрономия һәм башка фәннәр белән бәйләп укытам. Чөнки компьютерның мөмкинлекләрен барлык фән­нәрдә дә уңышлы файдаланырга була. Дидактик уеннар, электрон, интерактив тест­лар дәресләрне тагын да баета, - ди ул.

    Ике ел элек информатикадан "Алгоритм һәм программалаштыруны укыту методикасы, олимпиада мәсьәләләре" дигән темага белемен күтәргән педагогка киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәт телик.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: