Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Кошман кызы “Алтын каләм” фестиваленә китте

Кошман мәктәбе укучысы Чулпан Гарифуллина "Алтын каләм" балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XX республика фестиваленә китте. Киләчәген журналистика белән бәйләргә теләүче талантлы кыз анда 23 июньнән 29 июньгә кадәр булачак. Ә фестивальнең быелгысы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Әлеге фестиваль булачак журналистика дөньясына алып керүче зур күпер ул. Чулпан да...

Кошман мәктәбе укучысы Чулпан Гарифуллина "Алтын каләм" балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XX республика фестиваленә китте. Киләчәген журналистика белән бәйләргә теләүче талантлы кыз анда 23 июньнән 29 июньгә кадәр булачак. Ә фестивальнең быелгысы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.


Әлеге фестиваль булачак журналистика дөньясына алып керүче зур күпер ул. Чулпан да "Кайбыч таңнары" редакциясе белән даими элемтәдә тора, аның мәкаләләре әледән-әле газета битләрендә дөнья күрә. "Алтын каләм" бәйгесенә дә ул бездә басылган мәкаләләрен тәкъдим итте һәм җиңүгә иреште. Фестиваль "Идел" яшьләр үзәгендә уза. Аны тантаналы төстә ачу тантанасында Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, күренекле журналистлар, төрле министрлыклар вәкилләре катнашты. Фестивальнең беренче көнендә үк Казан федераль универститетының журналистика факультеты мөдире Светлана Шәйхетдинова укучылар белән мастер класс үткәрде. Укучылар анда газета чыгару серләренә төшенә, үзләре дә мәкаләләр язып, газеталар чыгара. Фестивальдә катнашучыларны күңелле программа көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев