“Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты нигезендә бирелүче грантка быел Кайбычта дүрт укытучы дәгъва кыла
Узган атнаның шимбәсендә район мәгариф бүлегендә узган гаммәви тыңлауларда әлеге педагоглар - Олы Кайбыч һәм Бәрлебашы мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Алсу Хәмидуллина, Исламия Мусина, Мөрәле мәктәбенең физкультура укытучысы Фрат Җиһаншин, Хуҗа Хәсән мәктәбенең технология укытучысы Светлана Бартязова үз эшчәнлекләре турында сөйләде.
Россиядәге иң яхшы укытучыларны акчалата бүләкләү турындагы бәйге нигезләмәсе нигезендә анда уку-укытуда югары уңышларга ирешкән, укучылары тәрле бәйге-олимпиадаларда зур җиңүләр яулаучылар катнаша. Бәйгедә иң күп балл туплаган укытучыга 200 мең сум күләмендә грант бирелә. Бәйге үткәрүнең төп принцибы - хәбәрдарлык, үтә күренмәлелек, анда өч елдан да ким булмаган хезмәт стажлы барлык укытучыларга да катнашу мөмкинлеге бирү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев