Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакировның Укытучылар көне уңаеннан котлавы

    "Кадерле укытучылар, мәгариф ветераннары! Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмебез - Укытучылар көне уңаеннан кайнар котлыйм.

    Укытучы - җир йөзендәге иң игелекле, зур хөрмәткә лаек шәхес. Бәлки шуңадыр да берәү дә үзенең укытучысын онытмый, әхлаклылык, әдәплелек, зыялылык үрнәге, остазы буларак аның образын күңелендә йөртә. Мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында сайлаган һөнәренә тугрылыклы, максатчан, инициатив, үз эшен иҗади якын килеп башкаручылар күп. Дөньяның тиз үзгәрүе сезне яңа технологияләрне үзләштерергә, балалар белән эшләү алымнарын камилләштерергә, даими рәвештә белемегезне арттырырга мәҗбүр итә. Хөрмәтле укытучылар! Балаларны, хезмәтегезне яратуыгыз өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар гомерлек юлдашыгыз булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: