Укытучыларның гамәви укулары узды

"Мәгариф" өстенлекле илкүләм проекты кысаларында 2012 елда иң яхшы укытучыларны хөрмәтләү дәвам итә.
Агымдагы елның 23 мартында мәгариф бүлегендә укытучыларның гамәви укулары оештырылды. Әлеге чарага башлангыч, төп һәм урта (тулы) гомумбелем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф учреждениеләренең 2012 елда акчалата бүләкләүгә дәгъва кылучы мөгаллимнәре чакырулы иде.
Җәмәгать укулары оештыруның максаты - педагогик җәмәгатьчелекне бүләк алуга кандидатлар белән якыннанрак таныштыру һәм аларның һөнәри уңышлары турында мәгълүмат җиткерү. Быел татар теле һәм әдәбияты укытучылары җитез булып чыкты: Бәрлебашы төп гомумбелем бирү мәктәбе укытучылары Исламия Мусина белән Фәридә Миңнуллина, М.К.Кузьмин исемендәге Зур Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбеннән Римма Васильева, Чәчкаб төп мәктәбеннән Илһам Хәйруллин һәм Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең туган тел укытучысы Лютсия Сөнгатуллина.
Җәмәгать укуларында катнашкан һәр мөгаллим - бай иҗади һәм һөнәри мөмкинлекләргә ия педагог. Эшчәнлекләренең нәтиҗәләре күрсәтелгән презентацияләр дә шуның дәлиле булып торды. Соңгы өч елда ирешкән уңышларын сурәтләгән презентация чыгышлары берничә критерий буенча бәяләнде:
- укучыларның соңгы өч елда уку нәтиҗәләрендә уңай динамика;
- фән буенча укучыларның дәрестән тыш эшчәнлегендә югары нәтиҗәләр;
- уңай социаль тәҗрибә алу өчен укытучының укучыларга шартлар тудыруы;
- заманча гомумбелем бирү һәм мәгълүмати технологияләрне нәтиҗәле куллану нигезендә уку-укыту процессын оештыруның югары сыйфатлылыгын тәэмин итү;
- укытучының һөнәри тирәлектә сыналган махсус методик системасы;
- укытучының өзлексез һөнәри үсештә булуы.
Әлбәттә, һәр укытучының эшчәнлеге мактауга һәм бүләкләүгә лаек. Барлык кандидатлар район, республикакүләм, шулай ук федераль дәрәҗәдәге конкурсларда катнашкан, грант, мактаулы исем ияләре.
Җиңүчеләрнең исемен ачыклау өчен аларның эшләре Казан шәһәренә юлланды. Бүләк алучылар яңа уку елының беренче көннәрендә билгеле булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.8100
-
13 апрель 2021 - 15:58Иске Тәрбит һәм Федоровское урта мәктәпләрендә шахмат зоналары ачылды “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге республикадагы мәгариф учреждениеләрендә шахмат уены зоналарын булдыру буенча махсус проектны тормышка ашыра.7700
-
12 апрель 2021 - 15:13“Китап” радиосы туган тел сагында тора “Китап” радиосының эш юнәлеше һәм максаты нидә?4400
-
9 апрель 2021 - 14:41Кайбычта язгы кыр эшләренә старт бирелде Традиция буенча, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан хуҗалыклардагы техниканың әзерлегенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы карары белән махсус оешкан комиссия бәя бирә.33800
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.32600
-
5 апрель 2021 - 10:08Кайбыч пенсионерларына сөенеч: 1 апрельдән пенсия арта 1 апрельдән дәүләт пенсион тәэмин ителешендәге, шул исәптән, социаль пенсияләр 3,4 процентка арттырыла. Бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпы белән тәңгәл килә.32600
-
3 апрель 2021 - 07:52Хуҗан Хәсән авылының оста куллы кызлары Асыл җепләр белән чигү чигә кызлар.34600
-
2 апрель 2021 - 11:16Кайбыч сәхнәсендә- Түбән Кама артистлары Кайбыч сәхнәсендә – Түбән Кама шәһәрендәге Туфан Миңнуллин исемендәге татар Дәүләт драма театры артистлары.14400
-
1 апрель 2021 - 11:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #17 / "Н" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.50400
-
1 апрель 2021 - 09:50Чүтидән Щукиннар гаиләсе Казанда фермерлар өчен уздырылган тантанада катнашты Татарстанда фермерлык хәрәкәте оешуга утыз ел тулды.30900
-
1 апрель 2021 - 09:43“Кайбыч таңнары”на ташламалы бәядән язылабыз! "Россия почтасы" газета-журналлар укырга яратучылар өчен менә дигән мөмкинлек тудырды: 5-15 апрель көннәрендә агымдагы елның икенче яртыеллыгына матбугатка ташламалы бәядән язылырга мөмкин. «Кайбыч таңнары»на ташламалы язылу бәясе – 712 сум 62 тиен.9400
-
31 март 2021 - 15:49”Никах” китабы Кайбычта сатыла ”Никах”- “Казан утлары” сериясендә “ТАТМЕДИА” ярдәме белән чыккан өченче китап.22300
-
31 март 2021 - 09:25Яшь каратэчылар Чаллы шәһәрендә чыгыш ясады “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында Владислав Васильев җитәкчелегендә эшләп килүче каратэ секциясенә егермеләп бала йөри.16500
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
6 апрель 2021 - 09:42Кайбычта санитар- экологик икеайлыкка старт бирелдеБар җиһанны ап-ак карга төргән салкын кышлар да узып китте.14700
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.8100
-
13 апрель 2021 - 15:58Иске Тәрбит һәм Федоровское урта мәктәпләрендә шахмат зоналары ачылды “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге республикадагы мәгариф учреждениеләрендә шахмат уены зоналарын булдыру буенча махсус проектны тормышка ашыра.7700
-
12 апрель 2021 - 15:13“Китап” радиосы туган тел сагында тора “Китап” радиосының эш юнәлеше һәм максаты нидә?4400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика