Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Зур Урсак урта гомумбелем бирү мәктәбе Татарстандагы иң яхшы йөз мәктәп арасына керде

    Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы чыгарылыш класс укучылары 14тән азрак һәм 14тән күбрәк булган иң яхшы мәктәпләрне ачыклау буенча бәйге игълан иткән иде.

    Мәктәпләргә бәя 2012-2013 уку елында ирешкән уңышларга карап куелды. Бәя биргәндә рус теле, математикадан бердәм имтиханнарның уртача баллары, 9-11 класс укучылары арасында төбәк олимпиадаларында җиңүчеләр саны исәпкә алынды. Нәтиҗәдә, Олы Урсак мәктәбе уку-укытуның сыйфаты югары һәм балалар саны 14тән азрак булган мәктәп булып танылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: