Аулак өйләрдә күңел җылысы саклана
"Яшьлекнең иң гүзәл мизгеле шунда калды", - диләр әби-бабайлар. Яшьләрнең күңел серләрен, тәүге хисләрен чит-ятлардан түкми-чәчми саклаган аулак өйләрдә яшь-җилкенчәк җыелышып күңел ачкан: җор теллеләре такмак әйткән, уен-көлке, җыр-бию таңга чаклы тынмаган.
Кошман мәдәният йортында үткәрелгән "Аулак өй" кичәсе дә нәкъ менә шул гореф-гадәтне яңадан искә төшереп, тамашачыларны яшьлекләренә кайтару максатында үткәрелде. Әниләре (китапханәче Гөлия Сафиуллина) кунакка киткәч, әле генә мунчадан чыккан әбисен (башлангыч сыйныф укытучысы Гүзәл Саттарова) Мөнәвәрә әбигә кич утырырга озатып, Айгөл (музыка һәм технология укытучысы Айгөл Кадыйрова) дус кызларын аулак өйгә җыйды. Ахирәтләре Гөлшаһидә Сабирова, Мәдинә Хәмидуллина, Ләйсән Вилданова, Резидә Сайранова, Лилия Шәфигуллина (барысы да - Кошман төп мәктәбенең җырга-биюгә оста, сәләтле укытучылары) да озак көттермәде, чигүләрен кыстырып, җәлт кенә җыелдылар. "Каз канаты" җырын көйли-көйли, каурый сыдырырга керештеләр. Ул да түгел, егетләр сызгырганы ишетелде. Кызларның ишек ачмаулары - уен да, сынау да: егетләрнең тапкырлыгын, җитезлеген сыныйлар, кара-каршы җыр әйтешәләр. Мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин, технология һәм физкультура укытучысы Айдар Насретдинов, география укытучысы Илсур Насретдинов, Кошман егетләре Марсель Садриев белән Шамил Хикмәтуллин ир-атларның асыллары булуларын раслады. Аулак өйдә "Басма өстендә каз-үрдәк", "Бас, бас эзенә" көйләрен җырладылар, йөзек салышлы, капкалы уйнадылар. Җәзаларын каян табалар диген: егетләрнең җитезрәге аягына куеп, ишегалдыннан кар алып керә, ябык капкага төртелгән Илсур белән Мәдинәне йолдыз санарга җибәрәләр. Җыр-моң тынып тормый...
Егетләр мут булса да, артыгын кыланмый, кызлар тыйнак булса да, югалып кала торганнардан түгел.
Әбием Мәсгудә сөйләве буенча, үткән гасырның 30-40нчы елларында аулак өйләр нәкъ менә шулай узган да инде. Берәм-берәм арабыздан китүче өлкән буын вәкилләре белән гүя халкымның әнә шул сихри күңел җәүһәрләре, моңнары да югала бара сыман... Әби-бабайлар кебек, такмак әйтешеп, җырлашып утырулар, кул эшләре белән шөгыльләнүләр тарихта калды шул. Вакытлар үтү белән аулак өйләр дә үзгәрә. Гореф-гадәтләребезне, йолаларны хәзер авыллардагы фольклор коллективлар саклый. Район мәдәният бүлеге фольклор коллективларны барлау, күркәм йолаларыбызны халыкка җиткерү максатында бәйгене бик вакытлы кузгатты. Кем белә, бәлки, тарих тәгәрмәче яңадан әйләнеп кайтыр да, көннәрдән беркөнне яшь-җилкенчәк яңадан аулак өйләргә җыелыр, борынгы булмаса да, үз җырларын җырлар, үз такмакларын әйтешер... Иң мөһиме - әби-бабалары кебек үк ихлас күңелле, инсафлы, тәрбияле, тәүфыйклы булсын алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев