Галия Кайбицкая тавышын ишеттем
"Татарстандагы дәүләт музеенда Кайбыч урманыннан китерелгән мең яшәгән имән төбе бар - еллык боҗралар чорнала-чорнала нинди зурайган, түгәрәкләнгән, ничәмә гасырның серле йомгагына әверелгән". Балалар язучысы Шәүкәт Галиев сурәтләгән әлеге имәнне мин дә быелгы музей практикасы вакытында күреп кайттым.
Җәй айларында без республикабызның төрле районнарындагы һәм Казан шәһәрендәге музейларда практика уздык. Казанда К.Насыйри, В.Аксенов, С.Сәйдәшев, М.Җәлил һәм ТРның Милли музейларында булдык. Соңгы өч музейның Кайбыч белән бәйләнеше булуы мине аеруча сөендерде.
ТРның Милли музее - республикадагы иң зур һәм бай музейларның берсе. Биредә халкыбызның тарихы киң чагылыш таба. Музейда Алтын Урда, Болгар, Казан ханлыгы чорлары турында кызыклы мәгълүматлар алып була.
"Ел фасыллары" күргәзмәсе аеруча ошады. Ник дигәндә, әлеге экспозиция табигать белән бәйле. Экскурсоводлар Татарстандагы җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр турында сөйләде. Ә минем өчен иң гаҗәпләндергәне һәм кызыгы - Кайбыч урманында үскән имән агачын күрү булды.
Калган ике музей Галия Кайбицкая белән бәйле. Салих Сәйдәшев исемендәге музейда бөек композиторның тормыш юлы һәм иҗаты белән дә таныштык, аның Г.Кайбицкая белән эшчәнлеге хакында бай мәгълүмат алдык.
Галия ханым белән Салих әфәнде тәүге мәртәбә күрешкәндә, кызга нибары унҗиде яшь була. Шуннан соң бөтен тормышлары янәшә бара, бергәләп иҗат итәләр.
Галия ханым С.Сәйдәшев музее оешуга бик шатлана, анда күп кенә экспонатлар: пианино, өстәл, концерт күлмәге, В.Федоров рәсемнәрен, Салих Сәйдәшев турында үзе язган истәлекләр дәфтәрен, фотографияләр, документлар тапшыра. Музейдагы иң кадерле экспонатларның берсе - Г.Кайбицкая башкаруындагы "Сандугач" ариясенең аудиоязмасы. "Сандугач", ария буларак, К.Тинчуринның "Ил" драмасына языла. Аудиоязманы тыңлап, Галия апа тавышын ишеттек. Җырчының җиңел, йөгерек, сандугачтай тавышын ишетеп хозурландык.
Г.Кайбицкаяның оныгы, рәссам Ильяс Айдаровның да рәсемнәре диварларда урын алган.
Муса Җәлил музеенда да Галия ханым турында матур истәлекләр саклана. Татар Дәүләт опера һәм балет театры оешкан елларда Муса Җәлил "Алтынчәч" либреттосын яза. Әлеге либреттога таянып, композитор Н.Җиһанов опера иҗат итә. Алтынчәч ролен Г.Кайбицкая башкара. Бу опера җәмәгатьчелек тарафыннан татар совет музыкасының зур казанышы итеп бәяләнә. Музейда әлеге операдан фотолар да саклана.
Музей практикасы миндә уңай кичерешләр калдырды. Әлеге музейларның Кайбыч белән бәйләнеше ныгыр дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев