Питрауда Олы Тәрбит әбисе министрга чиккән кулъяулык бүләк итте
Питрауга барыр алдыннан "Болгар" радиосы аша Мамадыш башкарма комитеты җитәкчеснең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнованың әлеге бәйрәм хакында журналистларга биргән әңгәмәсен тыңлаган идем. Ул тыңлаучыларны кунакка чакырды һәм "Питрау узучы Җөри авылы артык зур булмаса да, аның бар кешене дә үзенә сыйдыручы зур аланы бар. Универсиаданың футбол стадионы 45...
Татарстанда гына түгел, Россиянең керәшеннәр гомер кичерүче төбәкләрендә яшәүчеләрне, төрле милләт вәкилләрен үзенә җыйган Питрауның күңел түре иркен икәнлеген былтыр үзем дә күреп кайткан идем. Анда бер барган кеше кабат әйләнеп кайта, диюләре хак икән. Быел да ике автобуста юлга кузгалдык. Безнең автобуста Иске Тәрбит авылының "Сәүдияр" фольклор ансамле җырчылары да бар иде. Гармунчылары Михаил Герасимов уйнап җибәрүгә, җыр суздылар.
Алардагы моңга исләрең китәрлек! Кайчандыр энҗе бөртегедәй сибелеп, онытылып торган җырларны, карт әбиләрдән өйрәнеп, сәхнәдә яңгыраталар алар. Бүген дә Питрау кунаклары алдында чыгыш ясаячаклар. Әнә шулай Мамадышка кадәр җыр озата баргангадыр инде, юл ераклыгы сизелмәде дә.
Быел Тырлау аланы тагын да ямьлерәк итеп бизәлгән, оештыручыларның тырышулары әллә каян күренеп тора. Моның шулай булуы аңлашыла да, быелгы бәйрәм, мәдәни Универсиада программасына кертелеп, Халыкара дәрәҗәдә диярлек уза бит. Казаннан килгән дәрәҗәле кунаклар арасында Универсиадага төрле илләрдән җыелган спортчылар да бар иде. Шуңа да Питрауны ачу тантанасы өч телдә - татар, рус, инлиз телләрендә барды. Аларны милли киемнәрдән киенгән кызлар ипи-тоз, чәк-чәк, төрле төбәкләрдән килгән фольклор ансамбльләр җырлары белән каршы алды.
Кайбыч ягы, Мамадыш, Балтач, Башкортстанның Бакалы районы һәм башка җирләрдә яшәүче керәшеннәрнең һәрберсенә сап-сары бүрәнәдән "өй"ләр бүлеп биргәннәр. Безнекләр аны чигүле сөлге, мендәрләр, тукылган паласлар белән бизәде, нәкъ әбиләре яшәгән чордагы кебек. Өстәлдә - милли ризыклар. Универсиада спортчылары мондый матурлыкны күреп "ах" итте. Олы Тәрбиттән килгән 76 яшьлек Агния әби Тараканова үзе чиккән кулъяулыкларның берсен аграр министр Марат Әхмәтовка,
икенчесен безнең инвестор, Татарстан Керәшеннәре җәмгыяте җитәкчесе Иван Егоровка бүләк итте.
- Эшләрегез гел уң барсын. Табыннарыбыз икмәкле булгач, әнә нинди шат халкыбыз. Безнең Кайбычта да уңган кешеләр яшәвен үзегез беләсез, килгәлисез бит, газеттан беләм, - дип теләкләрен дә җиткерде.
Агния әбигә сокланмаган кеше калмагандыр ул көнне. Питрауга дип яулыгын да кичтән чигеп өлгерткән, әниләренеке кебек борынгы күлмәгенә үзе тегеп, чиккән ап-ак алъяпкыч япкан, йөзе дә нурлы.
- Бакчадан чүп утап кергән арада да кулыма чигүемне алам.
Ун ел элек сукырайган идем. Кайгыларны күп күрдем, Ижауга киткән җиреннән иремне поезддан бәреп төшергәннәр, яшьли алты бала белән тол калдым, армиядән кайткан улымның гомере чит җирләрдә өзелде. Ирем белән унбиш еллап яшәдек, каенанам Феокла белән 44 ел бергә тордык, бер-беребезгә иптәш булдык, - диде әбекәй. - Әнием дә сукыраеп үлгәч, нәсел чире миңа да килде, дип уйладым. Әмма Яшел Үзәндә дәваладылар, хәзер энәне дә күзлексез саплыйм. Питрау бәйрәмендә әле беренче генә тапкыр катнашуым, килгәнемә бер дә үкенмим. Кайгыларны күп күрсәң дә, җырлыйсың да бит әле, дисең. Җырламыйча, гел кайгырып кына утырып булмый бит инде. Оныгым Марина да җырга оста, ул да монда.
Марина һәм тагын берничә дусты "Керәшен чибәре" бәйгесендә катнашучы авылдашы Татьяна Леонтьевага җанатар булып килгән. Татьяна бер дә сынатмады, "Гореф-гадәтләрне яхшы белүче кыз" номинациясендә җиңү яулады.
Ә җиңүче таҗын Тукай районы кызы Елене Чулаковага кидерделәр, илле мең сум акча да бирделәр.
Питрау бәйрәмендә Кайбыч җирлегендә туып-үскән талантлар өчен шатланып кайттым. Татарстанның халык артистлары Лена Бичарина, Лидия Әхмәтова, "Бәрмәнчек" керәшеннәрнең дәүләт фольклор ансамбле җитәкчесе Артур Поляковлар - безнекеләр бит! Халык алкышларга күмде чыгышларын. "Керәшен чибәре"ндә жюрида Артур белән "Сөембикә"дән безнең Гөлнур Сафиуллина да бар иде.
Кичке сәгать биштә башланган Питрау таңга кадәр дәвам итте. Бәйрәм төрле мәйданнарда узгач, барысын да тамаша кылып булмады. Соңыннан белдем: көрәштә үз авырлыкларында җиңгән өч батырга өч җиңел машина бүләк иткәннәр. Халык уеннарында катнашучыларга да бүләкләрнең кәттәсе эләкте. Питраудан өйгә кадәр дә җырлар озатып кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев