Рәсемнәрендә – дөнья матурлыгы
Дөнья ямьле. Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә әнә шундый исемдәге күргәзмә эшли башлады. Аның авторы - унынчы класс укучысы Айгөл Низаметдинова.
Айгөлнең берсеннән-берсе оста итеп ясалган рәсемнәрен карап сокланган укытучысы - директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Гайнетдинова, бу матурлыкны бар мәктәп коллективы күрергә тиеш, дип, күргәзмә оештыру тәкъдимен мәктәп директоры Илмас Хәмидуллинга җиткерә. Әлбәттә, хуплый аны директор, рәсемнәрне рамнарга да урнаштырырга кирәк, дигән фикергә дә киләләр. Күргәзмә ачылганга бер ай вакыт узса да, анда әледән-әле укучыларны, укытучыларны күрергә була.
Әйе, нәкъ классташлары фикеренчә, аның иҗат җимешләре искиткеч гүзәл һәм кабатланмас. Айгөл Алмаз кызы - чын талант. Тырыш кыз тирә-юньне ак кәгазьгә төшерүдән ләззәт таба. Ул ясаган рәсемнәр шулкадәр чын һәм тере: аларга карагач, үзең дә шул болыннарда, су буйларында йөрисең төсле. Барысы да шулкадәр җиренә җиткереп ясалган ки, күз салгач, ниндидер үзгә бер халәт кичерәсең: алар сине тынлык белән сөйләштерә, киек каз юлына алып менә, карурманнарда адаштыра. Әйтерсең лә, туган авылы Кече Кайбычның бар гүзәллеге шул рәсемнәргә күчкән.
Бөтен кеше дә шагыйрь, язучы була алмаган кебек, рәсем ясау осталыгы да бар кешегә дә бирелми. Аның өчен тумыштан бирелгән сәләт булу кирәк. Айгөлдә ул бар. Кызны иҗатка канатландыра белгән укытучысы Алсу Газизовна аның тыйнак булуы, спорт яратуы турында да сөйләде әле безгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев