Яңа йолдызлар кабына
Бу атнаның сишәмбесендә Кайбычта керәшен җырларын иң оста башкаручыларның "Туым җондызы" - "Раштуа йолдызы" фестиваленең зона туры узды.
Фестиваль үткәрү урыны итеп быел Кайбычны сайлаулары бер дә очраклы хәл түгел. Беренчедән, ТР Керәшеннәр җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова әйтеп узганча, Мамадыш, Зәй районнарындагы кебек, Кайбыч - керәшеннәр күп яши торган төбәк. Икенчедән, райондагы өч җәмгыять "Ак Барс" холдинг кампаниясе карамагында эшли башлады. Аның генераль директоры Иван Егоров Республика керәшеннәр җәмгыяте җитәкчесе дә. Бу фестивальнең төп оештыручысы - шушы җәмгыять. "Туым җондызы"нда Лаеш, Казан шәһәре районнары һәм районыбызның яшь башкаручылары катнашты. Концерт башланыр алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров барлык катнашучыларны район башлыгы Җәүдәт Гаффаров исеменнән сәламләде, төбәгебезнең күренекле кешеләре, күркәм эшләре, мәдәни тормышы турында сөйләде. Людмила Белоусова, арумысыз карендәшләр дип, фестивальне Кайбычта шулай зурлап кабул итүләренә рәхмәт белдереп:
- Керәшен җырларын оста башкаручыларны беренче елларда Казанда гына барлый идек. Аның географиясе елдан-ел киңәя бара, Казанга гына сыймаганга күрә төбәкләргә чыктык. Кайбыч ягы керәшеннәре Мәлки керәшеннәре дип йөртелә, аларны фән аерым өйрәнә. Бик тырыш, уңган-булган кешеләр алар. Шулай да яңа яктан ачасы бар әле. Фестивальдә чикләүләр юк, анда төрле милләт кешеләре катнаша ала, тик керәшен жырын гына башкарсын, - диде.
Фестивальне Иске Тәрбит авылының "Сәүдияр"фольклор ансамбле башлап җибәрде. Кунакчыллык күрсәтеп, жюрига күпереп пешкән Кайбыч икмәге тапшырдылар. Керәшен жырларын башкаручыларның чыгышын күренекле фольклорчы-галим Геннадий Макаров, Татарстанның халык артисты, якташыбыз Лена Бичарина, "Туым җондызы"ның узган елгы җиңүчесе , "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова, татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау буенча дәүләт үзәге директоры Фәнзилә Җәгъфәрова бәяләде. Әлеге чарада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамилә Айзатуллова, "Бәрмәнчек" җитәкчесе Артур Поляков, Кайбычтагы керәшеннәр җәмгыяте җитәкчесе Светлана Матвеева, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Сөнгатуллина да катнашты. Хуҗа Хәсәннән Валентина Краснова җырлаганда ике егет - Евгений Таймасов белән Дмитрий Макаров биюен аеруча ошатты алар. Өченче урынга гына чыксалар да, фестивальнең Казанда 14 гыйнварда узачак финал концертына чакырдылар. Әмма таләп куелды: биюләрне чарларга, жырны башкару осталыгын арттырырга! Иске Тәрбиттән Алиса Степанова белән Анна Николаева да өченче урында, Кыр Буасыннан Денис Лебедев дипломант булды. Казанның Киров районының "Заречье" фольклор ансамбле, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыка кафедрасы фольклор ансамбле, консерватория студентлары Алинә Булатова, Лилия Фәхруллина, Лаеш районының Ташкирмән авылы кызы Екатерина Кормачеваларга беренче урын бирелде. 16-30 яшькә кадәргеләр арасында узган фестивальдә беренче урын алучылар гына финал концертында катнаша.
- Талантлы яшьләрнең күп булуына сокланып утырдым. Һәр төбәк үзенчә көйли, үзенчә жырлый. Кайбычтагы керәшен жырларын халыкка таратуда зур эш башкарасы бар әле.Моны әбиләребез исән чакта эшләп каласы иде. Буыннар чылбыры өзелмәсә, жыр өзелмәс,- диде Геннадий Макаров дипломнар тапшырганда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев