Бала тәрбияләү – үзе зур һөнәр ул
Гаилә һәм бала - бер-берсенең көзгедәге чагылышы ул.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров мәктәп директорлары, тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, класс җитәкчеләре катнашында узган җыелышта шушы сүзләренең хаклыгын үз чыгышында ачык күрсәтте. "Бүгенге заман шартларында мәктәп белән гаиләнең үзара хезмәттәшлеге" дигән исем астында үткән бу чарада район башлыгы Җәүдәт Гаффаров, башкарма комитет хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, алтынчы чакырылыштагы РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәиров, аның ярдәмчесе Денис Левинсон да катнашты. Әлеге темага шулай зурдан кубып сөйләшүләре бер дә юкка гына түгел, чөнки балаларны тәрбияле итеп үстерү иң мөһим мәсьәләләрнең берсе һәм ул гомер-гомергә актуальлеген югалтмас. Укучы тәртип бозса, мәктәп, укытучылар нәрсә караган дип әйтергә яратабыз. Җәмгыятьтә педагогларга «таяк» ыргыту күренешләре шулкадәр ешайды ки, хәтта Андрей Малахов та үз тапшыруларының берсендә: безнең илдә укытучылар хокукларын яклау уполномоченные булдырырга вакыт җитмәдеме икән, дигән сорау куйды. Укытучылар яшәү рәвеше төрле булган гаиләләрдә тәрбия алган балаларга аң-белем бирә. Алар арасында яхшыны яманнан аера белүче үрнәк гаиләдә үскәннәре дә, ата-анасы аракы белән дус булганнары да, очны-очка ялгап яшәүче авыррак хәллеләре дә бар. Районның төп укытучысы Илдар Шакиров чыгышыннан күренгәнчә, бездә укучы 1754 бала 1371 гаиләдә тәрбияләнә, шуларның 290ы күп балалы, 215е аз керемле, 21е социаль яктан тотрыксыз гаиләдән, тәртип бозган 16 бала мәктәпнең үзендә, ә 13е полициядә һәм район балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә исәптә тора.
- Без еш кына балабызга, син шулай эшләргә тиеш, дип әйтергә яратабыз. Юк, ул беркемгә дә берни тиеш түгел. Киресенчә, без - ата-аналар, укытучылар аңа тәрбияле, белемле булып үссен өчен уңай мохит тудырырга тиешбез. Мәгариф тармагында озак еллар эшләүче педагог буларак, тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: кайда бердәм таләпләр куела, шунда тәртип бар. Бу бердәмлек гаилә белән мәктәпнең үзара хезмәттәшлегендә ачык чагыла. Бездә баласының укуы белән даими кызыксынучылар күп, әмма ата-аналар җыелышына йөрмәүчеләр, укытучы мәктәпкә чакыргач килмәүчеләр, хәтта дошманлык күрсәтүчеләр дә, сирәк булса да, очрый, - диде ул.
Гаиләләр белән эшләүдә ата-ана комитетлары, укучыларны төрле фән, спорт түгәрәкләренә тарту, ата-аналар катнашында төрле чаралар үткәрү, полиция, социаль яклау бүлеге, район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең йогынтысы зур. Олы Кайбыч мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Гайнетдинованың мәктәпнең эчкечелекне профилактикалауда гаиләләр белән алып барган чыгышын тыңлаганнан соң, районда "Форпост" эшчәнлегенең активлыгы түбән булуы, SMS-балалар проектының да тиешенчә тормышка ашырылмавы әйтелде. Хуҗа Хәсән мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Ольга Костюкова эчкечелек белән шөгыльләнгән, бала тәрбияләү өчен тиешле шартлары булмаган гаиләләр белән эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде. Иске Тәрбит мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Римма Николаеваның гаиләләр белән эшләү алымнары турындагы чыгышынан соң, әңгәмәгә район башлыгы Җәүдәт Гаффаров кушылды. Ул, бүгенге сөйләшүнең үтә дә мөһим икәнлегенә басым ясап, Иске Тәрбит мәктәбе коллективы, аның директоры Анатолий Васильевны үрнәк итеп куйды. "Алар кәгазь өчен генә эшләми", - диде ул. Районның баш врачы Газимагомед Магомедов зур мәктәпләрнең үз шәфкать туташларын булдыру тәкъдиме белән чыкты. Шулай ук балаларны физкультура дәресләреннән азат итү турындагы справкаларны бирүне контрольгә алу мәсьәләсе дә кузгатылды. Ул спорт белән шөгыльләнергә яратмаган өчен генә бирелергә тиеш түгел, ә авыруларына гына. Спорт шәхес, ныклы ихтыяр көче тәрбияләргә ярдәм итә.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәиров Кайбыч укытучыларына уңышлар теләп, Россиядә гаилә институтын, мәгарифне үстерүгә киләчәктә дә игътибар булачагын ассызыклады. Чөнки илнең киләчәгенә нигез гаиләдә, мәктәпләрдә салына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев