Федераль стандартларга нигезләнеп
2012 елның 1 сентябреннән беренче сыйныф укучылары яңа федераль дәүләт стандартлары буенча укуны дәвам иттерәчәк. Яңалыкларның берсе - укыту планы челтәренә кертелгән дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру.
Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе яңа стандартларга 2011 елның 1 сентябрендә үк күчте. Безнең мәктәп яңа федераль дәүләт мәгариф стандартларын өйрәнүгә һәм үзләштерүгә беренчеләрдән булып кушылды. Хәзер башлангыч мәктәптә баланы укырга, санарга һәм язарга өйрәтү белән беррәттән, укучыда ике төркем яңа күнекмәләр булдырырга кирәк. Сүз, беренче чиратта, иҗади биремнәрне чишү, мәгълүматны эзләү, анализлау һәм аңлату күнекмәләре турында бара. Икенчедән, балаларда укуга кызыксыну формалаштыру, үзләрен ачарга һәм алга таба үсәргә ярдәм итү бурычы куела. Белем бирүнең эчтәлеге әллә ни үзгәреш кичерми, әмма яңа стандартларны гамәлгә ашырганда һәр укытучы, үз фәне кысаларында гына калмыйча, укучы шәхесен үстерү хакында уйларга тиеш. Ник дигәндә, универсаль күнекмәләр алган укучы гына белем алуның киләсе баскычларында һәм һөнәри эшчәнлегендә уңышларга ирешә алачак. Хәзерге вакытта белем бирү стандартлары укучыларны зур күләмле мәгълүмат белән эшләргә өйрәтүгә корылган. Ул укучыларда укуга кызыксынуны арттыра, аңламаган мәгълүматны кабат үзләштерергә этәрә, ахыр чиктә, белем алырга өйрәтә.
Беренче сыйныф укучылары, әти-әниләр һәм укытучы өчен яңа тормыш башлана. Бу өчлек: укытучы - бала - ата-ана - үзара элемтәгә кереп, баланың тормыш даирәсен, "мәктәп тормышын" тудыра.
Беренче сыйныфта белем бирү дәрестән тыш эшчәнлекнең өч юнәлеше буенча оештырыла: спорт-сәламәтләндерү, гомуминтеллектуаль, гомуммәдәният. Укучыларның дәрестән тыш эшчәнлегенә сәгатьләр бирелүе - яңа стандартларның өстенлекле якларының берсе. Бу бик зур әһәмияткә ия, чөнки авыл мәктәбенең мөмкинлекләрен арттыра, укучылар белән индивидуаль рәвештә тикшеренү эшләре алып барырга, заманча шартларда педагогларны эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек тудыра.
1 сыйныф укучыларының дәрестән тыш эшчәнлеген оештыруга безнең мәктәптә башлангыч сыйныф укытучылары гына түгел, фән педагоглары да кушыла.
Узган уку елында 1 сыйныфта укыту режимы гадәти схема буенча барды: көннең беренче яртысында дәресләр, иртәнге аш һәм динамик пауза; икенче яртысында балалар ял итә, көндезге ашны ашый һәм түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Дәрестән тыш занятиеләр традицион белем бирүнең дәвамы яки аны тирәнәйтү буларак кабул ителми, минем карашка, ул уку нагрузкасын билгеле бер тәртипкә сала. Балаларның аруы кими, эшләү мөмкинлекләре арта.
Программа-методик тәэмин итү буенча авырлыклар да булмады түгел. Җитмәгәнен "Дәрестән тыш эшчәнлекнең якынча программалары"ннан алырга, аннары безнең мәктәп шартларына яраклаштырырга туры килде. Кайбер курсларны укытучыларыбыз үзләре эшләде. Занятиеләрдә укучыларның талчыгуын, ялыгуын кисәтү буенча да эш алып бардык. Беренче сыйныфта дәресләрдә һәм дәрестән тыш занятиеләрдә күзәтүләребез буенча, укучыларда тел күнекмәләре үсеш ала, монологик сөйләм формалаша. Алар күргән яки укыганны кабатлау белән генә чикләнми, фикер йөртә, нәтиҗәләр ясый, үз фикерләрен якларга өйрәнә. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганда укучы үз җирен кайгыртырга, кече ватанын сөяргә, тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән горурланырга өйрәнер, профильле әзерлек буенча үз урынын табар, үзендә заман таләп иткән сыйфатларны - мобильлек, толерантлык, иҗади мөмкинлекләрне үстерер дигән өметебез зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев