Иң оста укытучыны ачыкладылар
Укытучыларның һөнәри яктан осталыгы төрле бәйгеләрдә аеруча ачык күренә. 23 декабрьдә Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында үткән район мәктәпләренең тормыш иминлеге нигезләре дәресен укытучыларының "Ел укытучысы" бәйгесендә иң осталарны ачыкладылар.
Анда районның дүрт зонасында үткәрелгән бәйгедә җиңү яулаучылар - Зур Подберезье мәктәбеннән Валерий Савинов, Хуҗа Хәсәннән Альберт Перепелкин, Борындыктан Алмаз Гайнетдинов, Кошман мәктәбеннән Айдар Насретдинов осталыкта үзара көч сынашты. Район мәгариф бүлегенең баш белгече Рамил Зиннәтуллин рәислегендәге жюри һәр конкурсантка гадел бәя биреп барды.
Бәйге шартлары буенча һәр конкурсант үзе белән таныштырырга, дәрес үткәрергә, иҗади эш тәкъдим итәргә тиеш иде. Беренче булып чыгыш ясаган Валерий Савиновның Калашников автоматын сүтү һәм майлау тәртибе турындагы дәресе мавыктыргыч, җанлы узды. Дәрес барышында ул укучыларда патриотик рух, туган илгә карата мәхәббәт тәрбияләүгә дә урын бирде, якташлары, Советлар Союзы Герое Андрей Кошкин турында видеоязма тәкъдим итте. Зур Подберезье урта мәктәбе аның исемен йөртә, күптән түгел биредә геройның туган көнен билгеләп үткәннәр. Бер укучы автоматның конструкторы Михаил Калашниковның тормыш юлы, Хөкүмәт бүләкләре, мактаулы исемнәре хакында сөйләде. Валерий Савиновның иҗади эше гадәттән тыш хәлләргә багышланган иде. Ул республика территориясендә төрле елларда булган гадәттән тыш хәлләрдән мисаллар китерде, аларны булдырмас өчен нинди чаралар күрергә кирәклегенә тукталды.
Кошман мәктәбе укытучысы Айдар Насретдинов, Борындыктан Алмаз Гайнетдинов үткәргән дәресләрнең темасы - янгын вакытында үз-үзеңне тоту, янгын төрләре, бинадан кешеләрне эвакуацияләү. Әйе, ут кешенең дусты да, дошманы да була ала. Аның белән саксыз эш иткән вакытта янгыннар килеп чыга, кешеләргә кайгы килә, гомер буе җыйган мал-мөлкәтләре юкка чыга. Тормыш иминлеге нигезләре укытучылары дәрестә янгыннарны булдырмау, куркынычсызлык чаралары турында бай мәгълүмат бирде.
Альберт Перепелкин конкурста чыгышының темасы итеп, Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хәрби званиеләр һәм хәрби вазифаларны сайлаган. Үз чыгышында ул Россиядә хәрби званиеләр килеп чыгу тарихына тукталды, укучылар арасында викторина үткәрергә дә өлгерде. Иҗади эш итеп, гражданлык оборонасында саклык корылмалары темасын сайлаган. Альберт Перепелкин бәйге барышында барлыгы 47,2 балл туплап, җиңүгә иреште. (2009 елда ул икенче урынны яулаган иде). 42,6 балл җыйган Валерий Савинов икенче, 36 балл белән Алмаз Гайнетдинов өченче, 31,8 балл җыеп Айдар Насретдинов дүртенче урынга чыкты.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров бәйгегә йомгак ясап, анда ел саен бер үк укытучылар катнашуына ризасызлыгын белдерде, башка укытучыларга да конкурслардан читтә калмаска кирәклеген җиткерде. Бәйгедә призлы урыннар яулаган укытучыларга Мактау кәгазьләре, акчалата бүләкләр бирде. Ул шулай ук, мини-футбол буенча зона ярышларында өченче урынны яулаган өчен Мәлки физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Александр Галкинга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазен тапшырды.
Хуҗа Хәсән мәктәбе укытучысы Альберт Перепелкин Апаста үтәчәк зона ярышында районыбыз данын яклап чыгыш ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев