Компьютерсыз – дөнья сансыз
Без электрон технологияләр заманында яшибез. Телибезме-теләмибезме, барыбыз да алардан кыю файдаланырга өйрәнергә тиеш.
Бу - заман таләбе. Әнә, кәрәзле телефоннар кулланылышка кергәч, яшьләр генә түгел, әбиләр, кечкенә балалар да аны бик тиз үзләштерде. Хәзер барыбызда да кесә телефонына бәйлелек барлыкка килде: ул өйдә онытылып калса, үзебезне ике кулсыз хис итәбез, нишләргә белмибез, йокларга ятканда да, бакчада чүп утаганда да телефон безнең янда, җыелышларда да кулыбыздан төшми, еш кына тавышсыз режимга да куярга онытабыз, шуңа да залдагы бөтен тынлыкны бозып, әле татарча, әле русча җырлап җибәрә. Шулай да, рәхәт әйбер ул телефон, моны өстәмә аңлатып торуның берәүгә дә кирәге юк. Ә компьютер?! Бүгенге тормышны аннан башка һич кенә дә күз алдына китереп булмый. Хәзер дөнья электронлаша: өйдән чыкмыйча гына компьютердан торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре, ЮХИДИ штрафларын түләргә, телефоныңа акча салырга, поликлиникага врачка чиратка язылырга, самолет, поездга билетка заказ бирергә, интернеттан туганнарың, балаларың, дусларың белән хат язышырга, скайптан сөйләшергә мөмкин. Уңайлы да, тиз дә. Компьютерның мөмкинлекләре моның белән генә чикләнми, ул - үзе бер зур дөнья.
Әмма безнең кебек, балачакта аның ни икәнен дә белмәгән буынга кыенрак, күп нәрсәне үзлектән өйрәнергә туры килә. Без мәктәптә укыганда да, югары уку йортында да аның әсәре дә юк иде әле. Ә өйрәнмичә булмый. Әле шушы араларда гына бәйгеләрдә катнаштым, андагы төп шартларның берсе - хезмәт юлын, эшчәнлекне яктырткан презентация әзерләү иде. Минем өчен дистәләрчә таләп арасыннан иң катлаулысы шушы булды. Презентация Microsoft Power Point программасында эшләнергә тиешлеген белгәч, бөтенләй куркуга калдым. Былтыр гына мәктәпне тәмамлаган студент кызым каникулга кайткан чак иде, "Материалы булса, аның бер ние дә юк, үзем эшләп бирәм", - дип тынычландырды. "Мондый осталыкка каян өйрәндең соң син? - дигән соравыма: "Мәктәптә, информатика дәресендә", - дип җавап бирде. Балалар компьютерда көне-төне утыра, дип зарланабыз зарлануын, әмма аларның заман техникасы белән оста идарә итүенә шатланырга гына кирәк. Бу аларга киләчәктә бик нык ярдәм итәчәк. Чөнки хәзер оешмаларда компьютерлар белән генә эшлиләр. Ә без яшәгән XXI гасырда оста программистлар, компьютерчыларга ихтыяҗ һәрвакыт зур булачак. Әнә шуны күздә тотып, республикада мәктәп укучыларын техник түгәрәкләргә тарту буенча максатчан эш алып барыла. Андый түгәрәкләр безнең районда да эшли.
Булачак программистлар мәктәбе
Мәктәптә яңа уку елы башлангач, Зур Подберезье мәктәбе укучылары Михаил белән Виталий, ике дә уйламыйча, "Яшь программист" түгәрәгенә язылды. Информатика укытучысы Юрий Кальчев җитәкчелегендәге бу түгәрәктә хәзер 8-10 класстагы 15 укучы атнага ике тапкыр шөгыльләнә. Мәктәпнең сканер, принтер, мультимедиа проектор, экран, микрофон, модем, веб-камера, цифрлы видеокамера, фотокамерасы булган компьютер классы бар. Юрий Александрович балаларга үзе төзегән программа нигезендә өстәмә белем бирә.
- Бүген мәгариф системасы алдында торган бурычларны мәгълүмат чаралары - мультимедиа һәм телекоммуникацион технологияләрдән башка хәл итү мөмкин түгел. Минем программа "Укучыларның проект-тикшеренү эшчәнлеге нигезләре, сайтлар ачу технологиясе" дип атала. Максатым - балаларның компьютерда эшләү күнекмәләрен камилләштерү, иксез-чиксез мәгълүмат кыры - интернет даирәсеннән кыю файдалануларына ирешү, web-сайт проектларын эшләү күнекмәләрен булдыру, үз сайтыңны ачып, аны интернет челтәрендә урнаштырырга, презентацияләр ясарга өйрәтү һәм башкалар, - диде ул.
- Бу түгәрәккә зур кызыксыну белән йөрим. Без компьютерда төрле папкалар ясарга, текстлар җыярга, график мәгълүматны эшкәртергә, мультимедиа презентацияләр, төрле проектлар, таблицалар ясарга өйрәндек. Челтәр адаптеры, локаль челтәр, сервер, модем, электрон почта - боларның берсе дә безнең өчен ят түгел, - ди түгәрәккә йөрүче иң тырыш укучыларның берсе Михаил Ермолаев.
Укытучылары Мишаның, Анна Чекмарева, Юлия Маркелованың аеруча яхшы нәтиҗәләргә ирешүен әйтеп узды. Виталий Осокин, Иван Мальцев та компьютер "телен" яхшы аңлый. Алар буш вакытларында компьютерда белемнәрен арттыра, өстәмә белем ала. Булачак программистлар әнә шулай мәктәптә үк әзерләнә башлый.
Компьютер серләренә өйрәтүче
Информатика укытучысы Юрий Кальчев үзе укып чыккан мәктәптә 2007 елдан эшли, укытучылар династиясен дәвам итә. Төгәл фәннәр укытучысы буларак, укучыларның исәпләү күнекмәләрен ныгыту, логик фикерләвен үстерүгә зур игътибар бирә. Фәнгә кызыксыну уяту өчен практик дәресләр, тренинглар уздыра, дистанцион укыту технологиясен куллана.
- Информатиканы мин математика, физика, рус теле, тарих, астрономия һәм башка фәннәр белән бәйләп укытам. Чөнки компьютерның мөмкинлекләрен барлык фәннәрдә дә уңышлы файдаланырга була. Дидактик уеннар, электрон, интерактив тестлар дәресләрне тагын да баета, - ди ул.
Ике ел элек информатикадан "Алгоритм һәм программалаштыруны укыту методикасы, олимпиада мәсьәләләре" дигән темага белемен күтәргән педагогка киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәт телик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев